- 12.07.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №27 (9 июль)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Әтиебез Габдулла Бикмулла улы Бөек Ватан сугышында өч ел катнашып, авылга исән-сау кайтты. Дүрт ир баланы әнигә генә калдырып, 41 яшендә вафат булды. Моның төп сәбәбе – эзәрлекләнүдә.
Без әтиебез исән вакытта хәрби әсирләр гаиләсе булып саналдык. Дөрес, авыл халкы һәм туганнар тарафыннан рәнҗетелмәдек. Ә менә хөкүмәт кыерсытты. Эзәрлекләү сәясәтен гамәлгә ашыручы эреле-ваклы түрәләр аеруча кырыс булдылар. Әтине фашистлар тоткынлыгында булганлыктан, үзе исән вакытта гел күзәтү астында тоттылар. Әйткән һәрбер сүзеннән гаеп эзләп, һәрбер гамәлен советка каршы «эшчәнлек» дип бәяләргә тырыштылар.
Әтиебез 25 километр ераклыктагы район үзәге Кайбычка НКВДга аңлатма бирү өчен кайбер көннәрдә җәяүләп икешәр мәртәбә бара иде. Иртән чыгып китә, төнлә генә кайта. Борындыкта тагын берничә хәрби әсир яшәде. Аларга үзара аралашырга ярамый иде.
Әти су тегермәнендә тегермәнче иде. Кышкы суык көннәрнең берсендә, тарттырыр бөртек булмау сәбәпле, тегермәнне туктатып торган. Нәтиҗәдә тегермәннең су тәгәрмәче әйләнмәслек хәлгә килеп бозланып каткан. Ашлык кайтканда тегермән эшләмәгән. Әтине тагын гаепли башлаганнар. Янәсе, ул колхозга үч итеп корткычлык эшләгән. Тәгәрмәчне боздан берүзе чистартып бетергәндә, салкын суга башы белән чума, нык салкын тидерә. Шуннан соң озак яши алмады ул.
Әти исән чакта әнигә генә түгел, безгә – абый белән икебезгә дә мәктәп җитәкчелегеннән кыңгыр караш булды. Абыйны – пионерга, мине октябрятка алмадылар. Без һәрвакыт хәрби әсир балалары саналдык. Әнигә дә авыр булды. Дүрт ир баланы тәрбияләү тулысынча аның өстендә иде. Җитмәсә, колхозның иң авыр эшләрен ирләр белән беррәттән башкарырга туры килде аңа. Авырлыкка түзәсең, чөнки син хәрби әсир хатыны.
Безнең гаиләне бер нәрсә борчып килде. Әти сугышта кайларда булган? Кайда әсирлеккә төшкән? Үзе исән чакта моны сораша алмавыбыз үкенечле, әлбәттә. Ул үзе дә сөйләмәгән булыр иде, нык җәберләнде бит. Әле ярымсерне чишүдә Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче эзтабар, педагог, тарихчы Әхәт Садриев булышты. Аның ярдәме белән Наилә Йосыпова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивыннан безнең өчен бик әһәмиятле белешмә килде. Хәзер моңа күз салгач, әтинең сугыш вакытында ниләр күргәнен, нинди газаплар кичергәнен ачык күзаллыйбыз. Аның өчен мәхшәр 1942нче елның 12нче мартыннан 1945нче елның 13нче октябренә кадәр дәвам иткән. Кыскача шундый мәгълүматны беләбез: «1942нче елның 3нче июнендә Смоленск өлкәсенең Сычевка станциясе тирәсендә барган сугышта әсирлеккә төшкән. Шул көннән башлап, 1945нче елның 15нче апреленә кадәр лагерьларда тотылган. Киеменә 35102нче номерлы санын беркеткәннәр. Ул шахтада эшләгән.
Совет гаскәрләре кысрыклый башлагач, немецлар лагерьны Чехословакиянең Кралапа шәһәренә күчергән. Әмма безнекеләр әсирләрне барыбер азат иткәннәр. Демобилизациягә кадәр 47нче гвардия укчы полкында сугышкан». Документлар шуны раслап тора. Әлбәттә, болар коры саннар гына. Әтинең рухи кичерешләрен бернинди документ та раслый алмый.
Әтиебез гади совет солдаты булган. Аның намусы саф. Туган иле азатлыгы өчен сугышка барган ул. Дошманга әсир төшүендә аның гаебе булмаган.
Әтиебез вафат булгач, 1953нче елда аның гаепсезлеге реабилитацияләнде. Тик моны ул үзе исән чакта гына белә алмады. Ахирәттә рухы шат булсын. Ул сатлыкҗан түгел, мәрхәмәтсез сугыш корбаны.
Равил БИКМУЛЛИН.
Кайбыч районы, Борындык авылы.
35102нче тоткын,

Комментарии