Безнең язмышны өч кенә «Әйе» хәл итәме?

Гәҗитебезнең 13нче санындагы (2014, 2 апрель) «Сугыш чоры балалары» һәм «Бердәм Русия» әкәмәтләре» дигән язманы укыгач, эчтә шулкадәр ачу кайнады. Шушы «Бердәм Русия» әгъзаларының кешелексез, мәрхәмәтсез булганнары өчен.

Сугышта аталары ятып калган сугыш ятимнәренә ярдәм итәсе урынга, аларның язмышына битараф калучы ошбу фиркане сайлауларда яклап ничек тавыш бирергә кирәк була инде хәзер? «Сугыш чоры балалары»на ярдәм, ташламаларны Думада карау өчен КПРФ әгъзалары керткән, ә «Бердәм Русия» фиркасе каршы чыккан, үзләренең эш хакларыннан түлисе була, дип курыктымы икән әллә? КПРФ, ЛДПР, «Гадел Русия» депутатлары барлык составы белән «әйе» дип тавыш биргәндә, «Бердәм Русия»дән бары өч кенә депутатның «әйе» дип тавыш бирүе көлке бит. Безнең Татарстаныбыздан ничә депутат бар соң ул партиядә? Шулар да авыз йомып утыргач, алардан халык өчен нинди яхшы гамәлләр көтәргә кирәк? Андагы депутатлар бары тик үзләре өчен, үзләренә яраклы закон эзләп, төзәтеп утыралар. Үзләренә 160 мең сум акча җитмәгәч, 254 мең ясап, түшәмгә төкереп яталар, ә 6-7 мең пенсиягә ничек яшиләр икән, дип уйлап караучысы бар микән соң араларында? Ул Думада, телевизор экраныннан карап утырабыз бит инде, утыра торган урыннар буш тора, шунда булган депутатлар берничә урынга барып, юк кеше өчен тавыш биреп йөриләр.

Элек 2-3 көн үтә торган съездга җыелалар иде дә барлык сорауларны ел буена җитәрлек итеп хәл итәләр иде. Хәзер аптыраш, көн саен нәрсә хәл итеп утырасы бар инде, булган законнарны бозып, яңа законнар өстәп, эш күрсәткән булалар, илгә ничә миллиардларга төшә соң депутатларның бу эш-гамәлләре? Нигә асрыйбыз соң бу халык җилкәсен кимерүче бөҗәкләрне? Аларның чыгарган карарлары барыбер президент тикшереп, кул куймыйча хәл ителми бит, шулай булгач, аларның кирәге бармы соң?

Безнең авылда 1939нчы елгы сугыш ятиме, ирләр рәтеннән бер мин генә калдым, ә хатын-кызлардан күпме калгандыр әйтә алмыйм, тикшергәнем дә юк, авыл саен андыйлар 7-8, зур авыллар булса, анда 10-15 кеше генә калгандыр. Сугыш ветераннары беткән кебек, сугыш ятимнәре дә әкренләп сирәгәя бара бит. Әтиләребезнең нурлы йөзләрен күрә алмаган кебек, бу безне ымсындырган льготаларны да күрә алмыйча, бакыйлыкка күчеп бетәрбез инде.

Русиянең башка өлкәләрендә губернаторлар мөмкинчелек тапкан бит түләү өчен, ә безнең Татарстаныбыз хуҗалары, байлык өстендә утырып, андый мөмкинлек таба алмый. Бу хурлык алар өчен.

Юныс ЗАКИРОВ.

Яшел Үзән районы, Зур-Җәке авылы.

Безнең язмышны өч кенә «Әйе» хәл итәме?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии