Нигә без шундый?

«Авыр хәлдә калган баланы ташламыйлар» («Безнең гәҗит», 2014, №20, 21 май) дигән мәкаләне укыгач, кәефем төште. Автор үзен «Кеше үрнәк алырлык акыллы кеше» дип атый да, аннан улым: «Мама, ты не воспитана за то, что у тебя родителей не было, да?» – дип сорады ди. Ә ни өчен мама ди соң әле ул, әни дими? Ирексездән: «Бу егетнең сайлаган пары да татар кызы булмагандыр инде, «воспитанныйрак» милләттән сайлагандыр үзенә ярны», – дип уйлап куйдым. Ә оныклар кемнәр, ни исемлерәк? Әгәр Вәсилә ханымның оныклары акыллы татар кызлары икән, мин бик шат аның өчен һәм алдан ук гафу үтенәм.

Кызганыч, без татарларның күбебезнең тормыш мәгънәсе матди байлыкларга кайтып кала шул. Әйбәт яшәдем, яхшы өем, яхшы эшем, тәмле ашым бар дип уйлыйбыз, ә бердәнбер улыбыз марҗа ала. Ә ул оныкларыбызга үзе теләгән исемне куштырып, чиркәүгә алып барып чукындырып, болай да күп санлы (120 миллион!) булган урыс милләтен тагын да (безнең кан хисабына) баетып та куя.

Һәм безнең «урыслашуның» масштаблары коточкыч зур хәзер. Менә быел да шәһәрләрдән оныкларыбыз авылларга каникулларга кайтып тулдылар. Әллә кайдагы бәләкәй генә татар авылы урамнары да урыс авылына әйләнеп калды. Оныкларымның татарчасын камилләштеребрәк җибәрермен дип, һәр каникулны көтеп алам да, берни дә барып чыкмый. Чөнки уң як күршенең дә, сул яктагысының да шәһәрдән кайткан оныклары татарча бер сүз дә белмиләр. Каян белсен соң аларның катнаш никахтан туган оныклары татарчаны, шәһәрдә яшәүче татар әти-әниләре дә балаларына татарча өйрәтеп мәшәкатьләнмәгәндә.

Менә шулай итеп нишләргә дә белгән юк, хет оныкларыңны урамга чыгарма инде. Бала-чаганы өйдә генә тотып буламыни? Нәтиҗәдә – балаларның сөйләме кайтканда нинди булса, киткәндә дә шул килеш.

Ә иң аянычы шунда: моңа беркемнең дә эче пошмый. Бердәнбер малаен марҗага өйләндергән хатыннан: «Син каршы булмадыңмы соң?» – дип сорыйсың. Ул, күзләрен түгәрәкләндереп, сиңа сәерсенеп карап тора да: «Юк, нигә каршы булыйм? Мин торасымыни аның белән», – дип җавап бирә.

Яисә: «Минем киявем майор да, минем киявем майор», – дип мактанган абзыйга: «Балалары да урыс була бит инде аның», – дигәч, «Булса соң», – булды җавабы. Менә шуннан соң, без татарларны башка милләтләргә төзү материалы итеп кенә яратты микән әллә Ходай, дип уйлыйсың инде.

Тәзбирә ЗАҺИДУЛЛИНА.

Мөслим районы, Кырынтау авылы.

Комментарии