- 12.07.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №27 (9 июль)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Соңгы вакытларда сугыш чоры балалары турында язмалар күбәеп китте. Минем әтием дә Ватан сугышыннан кайтмады. Без сугыш чоры балаларының зарлары уртак инде. Хөкүмәтебез сугыш чоры ятимнәренә битараф булды.
Менә тиздән Бөек Җиңүгә – 70 ел. Бу бөек көн – сугышны тәмамлап, җиңеп кайткан сугыш ветераннары, аларның балалары, оныклары өчен тиңсез зур бәйрәм. Ә менә безнең кебек, әтиләрен сугышта югалтканнар, әти дигән сүздән мәхрүм булганнар өчен бу көн сагышлы, күз яшьле 70нче бәйрәм. Шуның өчен мин бу язмамны әтиләре сугышта үлеп калган, гомерләре буе ятимлекнең иң ачысын татыган сугыш чоры балаларына багышлыйм. Хөкүмәт бу категория кешеләренә бернинди ташлама да ясамады, шуңа күңел бик рәнҗи. Ә ул безнең кебек китек күңелләргә бик кирәк иде, югыйсә.
Сез, әтиләр, балаларыгыз ил карамагына каласын белеп, үлемгә баргансыздыр, бәлки. Әмма Ил-ана сезнең ышанычыгызны акламады, таш һәйкәлләр куюдан башка, ятим балаларыгызны якламады. Бу һәйкәлләр салкын, утлары янып торса да, әтисез үскәннәрнең күңелен җылытмый. Әтиләр җылысы сугыш балаларына әле дә кирәк.
Исән кайтканнарны ил зурлады:
Ил ярдәмен алар әле дә күрәләр.
Оныкларына – фатир йә булмаса
Балаларына машина алып бирәләр.
Ярар алсыннар да, күпсенүдән түгел,
Алар матур тормыш өчен сугышкан.
Тик йөрәк әрни – ятимнәрнең гаебе юк бит
Әтиләре кайта алмагач сугыштан.
Без дә хәзер өлкән яшьтә инде.
СССР да бетте таралып.
Ә ятимлек һаман ияреп йөри
Рәнҗү йөрәгемне яралап.
Рәис САДЫКОВ.
Азнакай шәһәре.
Комментарии