- 14.01.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №01 (9 гыйнвар)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Авыл урамы буйлап атлыйм. Гөлниса апаларның өйләре турыннан үткәндә, бөтен эшкә дә батыр, авылда күп еллар бригадир булып эшләгән Гөлниса апа, аның сөйләгәннәре искә төшә. Ул гел хәзерге заманга шөкер итеп, үткән гомерен күз яшьләре белән искә ала иде: «Сугыш елларында безгә зур авырлыклар кичерергә туры килде. Минем белән бер яшьтә булган Саҗидәне, Асылбикәне сугышка алып киттеләр. Алар сугышчыларны дәваладылар. Авылдагылар налог түләде, заемга язылды, танк колонналарына акча тапшырды. Урман кисте, торф чыгарды, окоп казыды. Җылы кием әзерләп, фронтка посылкалар җибәрде. Сугыш вакытында без гел эштә булдык. Сугышчыларга ашарга икмәк, киенергә кием булсын дип тырыштык. Балалар, хатын-кызлар, картлар, сугышта яраланып кайтканнар – барысы да кырда булды. Һәммәсе кулдан килгәнчә булышты. Чәчәргә икмәк җитмәде. Арчадан симәнә ташыдык. Бәрәңгене кул белән казып утырттык. Колхоз кырларын үзебезнең сыерларны җигеп сөрә идек. Тапшырасы икмәкне кыш көне 50 килолы капчыкларда, чанага салып, Арчага ташыдык. Нинди көн булса да түздек, зарланмадык.
Ачлыктан тилмерүчеләр, үлүчеләр бик күп булды. Безнең күршедә генә Миннебикә апа, Гөлҗамал апалар бик каты авырдылар. Безнең гаиләгә ярты кило ипи бирә иделәр. Кеше саен бүлгәч җитми. Ярый әле әти үзебезнең янда. Өлкән яшьтә булгач, аны сугышка алмадылар. Сугыш еллары вакыйгаларын сөйләп бетереп булмый. Бик авыр еллар булды ул. Ачлык, киенергә кием булмау, күп кешеләрнең үлеме, авыр кул хезмәте хәзер дә истә, беркайчан да онытылмас».
Минем үземнең әни Маһинур бик хәтерле, кайбер саннарны, вакыйгаларны дәфтәргә дә язып куя торган гадәте бар иде. Шул дәфтәрдән кайбер вакыйгалар: «1941нче елда 7нче сыйныфны тәмамладым. Шул елны Бөек Ватан сугышы башланды, эшли дә башладым. Миңа бу вакытта 14 яшь. Башта телефонда дежурда тордым, аннары табельщик булып эшләдем. Көз көне ындыр табагында үлчәүче вазифасын башкардым. Иске Җөри почта бүлегендә почта начальнигы булып та эшләргә туры килде. Колхозда звеновод булып та эшләдем. Тормыш авыр иде. Колхозчыларның эшләгән көннәренә акча түләмәделәр, бер хезмәт көненә 200 г икмәк яза иделәр. Язга чыккач, авыл басуларыннан өшегән бәрәңге җыйдык. Аннан әниләр күмәч (күмәч дип әйтергә яраса) пешерде. Урманнан 10 чакрым ераклыктан җәй көне – уфалла арбасы белән, кыш көннәре чана белән тартып утын алып кайтабыз. Урман каравылчысы очраса, буш кайткан көннәр дә була иде. Чи утынны ягып җибәрергә шырпы юк, иртән торып, урамга чыгып, кеше морҗасын күзәтәбез. Кемнән төтен чыга, шуннан утлы күмер алып кайтып, учак тергезергә туры килә. Лампага салырга керосин, кер юарга сабын, ашка салырга тоз юк. Өлкәнрәкләр, чана тартып, тозга Казанга чыгып китә иделәр. Сыер асрыйбыз, бозавы үскәч, налог хисабына иткә тапшырабыз. Сарык асрадык, бәкәйләрен саттык. Дәүләтнең налоглары зур. Һәр эш яшендәге кешегә 500 сум хәрби налог, хәрби заем, подоходный налог, ялгызаклар налогы 300 сум, йомырка 300 данә, 44 кило ит, 3 центнер бәрәңге, 300 литр сөт, сарык һәм бәкәй башына 1 кило 200 грамм йон, бакча башына 1 тире түләргә кирәк иде. Синең сыерың, сарыгың, тавыгың бармы-юкмы анда хөкүмәтнең эше юк».
Бүгенге көндә җәмәгате Фоат абый белән матур гомер итүче Нәзирә апаның да сөйләр сүзләре бар: «Яшәүләре бик авыр булды. Салам түбәле, матчаның ике башында берәр терәүле салкын өй. Тәрәзәгә, мүк кыстырып, такта кадакланган. Тәрәзә бозланып ката. Авыз белән өреп җылытып, әз генә урамны күреп була иде. Туганым булмагач, өйдә үзем генә калырга курка идем. Әни мине бишмәт, иске паласлар белән баштанаяк бөркәп, әрәмәгә зиреккә китә йә басуга саламга бара иде. Ул зирекнең очларын мичкә ягабыз, мичкә яккач, утын очыннан тамчы тамып утыра иде, юан өлешен абзар түбәсенә тезәбез, түбәне бәрәңге тамыры белән каплап куябыз. Әнием кайтып эндәшкәч, рәхәт булып китә иде, изрәп йоклап китә идем», – дип искә ала Нәзирә апа. Иртә-кич әнисе сыерларын өйгә алып кереп, башак ашатып чыгара торган була. Үсә төшкәч, кулдан килгән кадәр әнисенә булыша башлый. «Тамак ач. Совхозда яшәүче туган тиешле бер апа бер түтәрәм (түшкәнең дүрттән бер өлеше) каз ите биргән иде, шуны турап кына салып, берничә көн аш пешердек. Шырпы тартмасыннан әз генә зуррак савыт төбендә арыш оны бар иде, әни шуннан умач уып, ашка салды.
7 класс белем алу бәхетенә ирештем. Авылда укытучыбыз Шәрипова Зәйтүнә апа иде. 4 классны авылда укып бетергәч, әнием Тиләҗе авылы мәктәбенә озатты. Эчтән нәрсәләр киерткәндер, хәтерләмим, тыштан әтиемнең яңа кәчтүмен киертеп, билемне буып куйды. Күпмедер укыгач, аксыл-сары материядән Кашап бабайдан бишмәт тектерде. Гайфи бабайдан ак сарык йоныннан итек бастырып алды. Укытучыбыз Яков Сергеевич иде.
Аннары әнием әзрәк кара кучкыллы, әзрәк сары түп тотып кайтты, ярты кило булгандырмы-юктырмы ул. «Бүген сайлау көн, кызым», – диде. Аны безнең илгә Америка биргән икән дип сөйләшәләр иде. Менә шундый булды безнең балачак». Бүгенге көндә янында бөтерелеп йөри торган оныкларына карый да, сөенеп туя алмый Нәзирә апа.
Бу истәлекләрне тагын дәвам итәргә мөмкин булыр иде әле. Истәлекләре кала, шул чор кешеләре генә ел саен кимеп бара.
Рәфикъ СӘХАПОВ,
Теләче районы

Комментарии