Без – тимурчылар, патриотлар идек

(Булган хәл)

Без 13 – 14 яшьлек яшүсмерләр: Йосыф, Наил, мин, Сания,Равилә, Дамира авыл сәхнәләрендә спектакльләр куеп йөрдек. Ул вакытта башлангыч мәктәпнең залында түргә вакытлыча сәхнә корып, шунда концерт, спектакльләр куйдык.

Репетицияне безнең җәй көне яши торган зур өебездә ясадык. Зур өебезне җылытырга, ягарга утын юк, кече 2 тәрәзәле өебездә, салам, артыш, шомырт куаклары ягып, әнием Минҗиһан, әбием Зөһрә белән кыш чыгабыз. Әнием киез итек фабрикасында эшли, әбием колхоз эшендә, үзем мәктәптә укыйм.

Менә спектакльне сәхнәләштерү көне дә килеп җитте, Хәй Вахитның «Шикле кеше» пьесасын сайладык. Суфлерыбыз – «избач», ягъни «кызыл почмак» мөдире Зәкия апа Гыйззәтова. Һәрберебезгә рольләр бүленде. Үзем төп рольне «шикле кеше»не башкардым. Мәктәп залы шыгрым тулы, чөнки без аны бушлай куйдык. Зәкия апабыз үз эшенең остасы, ул сәхнә почмагында, чаршау артында утыра, кирәк чакта онытылган сүзебезне әкрен генә әйтеп куя. Сайлаган пьесабыз тамашачылар күңеленә хуш килде, алкышлар мулдан булды, бу кичне керосин лампалары озаклап янды…

Безне сәхнә түренә чыгарып бастырып, авыл Советы рәисе Әхәт Хәнәфиев тамашачылар исеменнән рәхмәтен җиткерде, алга таба да мондый күркәм традицияне дәвам итәргә өндәде, һәрберебезгә китаплар бүләк итте. Бу истәлекле кичә мәңгегә истә калды.

Әле бигрәк тә хәтеремдә калганы шул: спектакльдә уйнаган хәрби кителемне «бүре» Саниясе урлаган булган. Соңыннан билгеле булды, ул аны карага манып, киеп йөргән, җиз сәдәбеннән таныганнар, күршесе Маһинур, хәзер Йосыф җәмәгате, ул әйтте. Мин аны кордашым Равилдән алып торган идем, гәләфи чалбары калган, кителе юкка чыкты. Ул сораган сумманы түләдем.

Менә шулай күңелле үтте безнең үсмер еллар, тәмәке тартмадык, эчүчелек уебызда да юк. Без – тимурчылар, патриотларидек, карт-корыларга су китереп, утын ярып, карын көрәп, өен җыештырып, аларның зур рәхмәтен алып яшәдек, намуслы булдык.

Нурислам ГАЛИЕВ.

Зур Кукмара.

Комментарии