- 15.01.2018
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2018, №02 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Яралы язмышлар
«Безнең гәҗит»тә чыккан язмаларны укып, берәүләр үзенә гыйбрәт, киңәш алса, икенчеләр үз язмышын күргәндәй була. Әтнәдә яшәүче укучыбыз Сәкинә апа Кашапова, мәсәлән, «Полициядә җәзалау, төрмәдә үлемнәр Татарстанда җитди проблема булып кала» («БГ», № 50, 13 декабрь, 2017) язмасын укыганнан соң безнең белән элемтәгә чыкты. «Кызым, бу язманы күз яшьләрсез укый алмадым. Үземнең улым да хокук сакчылары корбаны булды бит. Минем баламны төрмәдән асып кайтардылар», – дип башлады ул сүзен.
БАЛА ХӘСРӘТЕНӘ ТҮЗ ГЕНӘ!
Сәкинә апа чын мәгънәсендә тормышның ачысын да, төчесен дә татыган кеше. Кем өчендер язмышында төп сынау – акчасызлыктан тилмерү, икенчеләрнең – булган сәламәтлеген югалту, ә менә укучыбызның күргән иң зур кайгылары барысы да балаларына барып тоташа.
Бер-бер артлы биш сабыен дөньяга китерә ул. Ярата балаларын – бер йодрыкның биш бармагы кебек, берсен дә аерып карамый, һәрберсе тигез дәрәҗәдә кадерле аңа. Әмма кайвакыт нәкъ менә шул бик кадерле булып тоелган әйбереңне югалтырга туры килә шул. Җаныңнан өзелеп төшкәнен, тормышыңның яме кебек тоелганын!
…1985нче елның эссе җәен әле дә яхшы хәтерли Сәкинә апа Кашапова. Икенче булып дөньяга килгән кызы – 15 яшьлек Ирина, көне буе кояш астында эшләп әлсерәгәннән соң, дус кызлары белән су коенырга китә. Җиде кыз көн кызуында туйганчы коена, шаярыша, әмма йөзә белмәгән Иринаның бата башлавын соң гына күреп алалар. Сәкинә апа өчен чиксез югалту булып тоела ул. Янында тагын өч баласы бөтерелсә дә, гаилә бәхетенең бер чите кителгән кебек тоела. Кайгысын җиңеләйтергә теләп, ике елдан соң, бишенче баласын алып кайта әңгәмәдәшем. Тик күрәчәктән качып котыла алмыйсың – улы акылга зәгыйфь булып туа. Әле дә әнисе белән бергә яши, әмма укый да, яза да белми ул. Башкаларга охшамаган булса да, ана өчен ул барыбер бик кадерле, газиз була. Авыру улына һәрчак озын гомер теләп яши Сәкинә апа. Бер мәртәбә бала кайгысы күргәннән соң, мондый югалтуны кабат кичерүдән гомере буе куркып яши. Ә курыкканның алдына килә, дигән гыйбарә бар бит. Тыныч кына яшәп яткан бер мәлдә, бу нигезгә хәсрәтнең тагын да зуррагы якыная.
Сәкинә апаның өченче улы – Артур, яшьлек шуклыгы белән, 21 яшендә колхоз складыннан ат дилбегәләре, дага һәм камытлар урлый. Үзе генә түгел, янында дусты да була. Егетләрнең үзлегеннән ат җигәсе, үз атларын булдырасы килә. Әмма, кызганыч, хыялларын караклык юлына басып тормышка ашырырга уйлыйлар. Билгеле, колхоз малының югалуы да, бу эшне кем эшләгәне дә тиз ачыклана, егетләрне бер елга рәшәткә артына җибәрәләр. Ана кешенең бу вакытта нәрсә кичергәннәрен язып тормасак та, аңлашыладыр, баласы киләчәктә кабат төрмәгә эләкмәсен иде дип кенә тели ул. Әмма иреккә чыкканнан соң да, егетләр чит малга кул сузу гадәтеннән ваз кичмиләр, берничә ай тыныч кына яшәп алганнан соң, урамнан кайтып барган бер кызның кулындагы пакетын урлап качалар. Ул пакетта ике шешә аракыдан башка әйбер дә булмый, югыйсә…
Угрыларның кем булуын танып калган кыз тиз арада хокук сагындагыларга мөрәҗәгать итә. Егетләрне кабат төрмәгә җибәрәләр. Утыру срогы беренче тапкырдагыдан күпкә озынрак була: 3 ел да 8 ай. Вакыйгалар шушылай гына тәмамланса, бер хәл. Гөнаһ шомлыгы: шушы хәл булган көнне, Әтнә заправкасында эшләүче бер ирне күкрәгенә пычак кадап, муенын чалгы белән суеп, үтереп чыгып китәләр. Тикшерүчеләр фаҗига булган урында ите ашалганнан соң калган тавык сөякләре, шешәләр таба, кыскасы, заправкада эшләүче, мөгаен, үзе яхшы таныш булган берәрсен ишек ачып, эш бүлмәсенә керткәндер дә, бергәләп утырып эчкәннәрдер, нәрсәдер бүлешә алмау аркасында, шушындый кан коеш килеп чыккандыр, дип фаразлана. Әмма үтерүчеләрне озак эзләп азапланмыйлар. Ике шешә аракы урлап тотылган Артур һәм аның дус егете иң төп шикләнелүчеләр исемлегенә керә. Сәкинә апа шуннан соң булган хәлләр турында менә ниләр сөйли:
– Улым белән бергә ат дагалары урлап төрмәгә кергән дус егетенең әнисе белән еш аралаша идек. Балалар беренче мәртәбә утырып, иреккә чыкканнан соң, миннән гел сорады: «Синең малайны да полициягә еш чакыралармы ул, минекен гел чакыртып китерәләр дә, көннәр буе бүлекчәдә утыртып кайтаралар», – дия иде. «Белмим шул», – минәйтәм. Артурны әллә чакырмаганнар, әллә чакырып та, мине борчыйсы килмәгәнгә әйтмәгән – мин бу хакта берни белмәдем.
Ике шешә аракы урлап тотылу аркасында Казандагы төрмәләрнең берсендә утырган улым янына, заправкада эшләүче үлгәннән соң, милиционерлар килә башлаган. Сорау алыр өчен, янәсе. Балам белән очрашканда, ул күз яшьләрен көч хәл белән эчкә йотып, сөйли иде: «Әни, бу кешене суеп үтерү гаебен үз өстебезгә алырга кушалар бит, нишлик инде?» – ди. Боларны атнасына берничә мәртәбә, отделга алып барып, кулларын өскә күтәрттереп бастыралар икән дә, типкәли торган булганнар. Берсендә чыдый алмыйча бөгелеп төшкән минем малай. Өстенә салкын су сибеп торгызганнар, «Шуннан соң берсе сугып торып җибәрде!» – ди. Малай аңын җуйган. «Әни, монда нәрсә генә эшләтмиләр инде безне: противогазлар кидертеп, шуның һавасын ябып куеп та, оят җиремә су тигезеп, ток белән тоттырып та», – ди… Идәнгә сузып салып, эчләре өстеннән йөргәннәр, тырнакларын да суырттылар. Үтерү гаебен үз өсләренә алдыру өчен, бер ел буе кыйнадылар боларны. Югыйсә, Артур берничек тә ул кешене үтерә алмаган: бу хәлләр булганда йөргән кызы белән бергә утырган алар. Судлар вакытында шулай дип әйтсәк тә, игътибарга да алмадылар. «Заправщик»ның хатыны: «Бу малайлар үтергәнгә ышанмыйм, чын үтерүче – алар түгел!» – дип, мәхкәмә утырышы саен әйтеп килде. Аны да тыңламадылар. Адвокат ялларга акчам юк иде шул. Аны яллап та, әллә ни файда күрмәгән булыр идем. Әнә – улым белән бергә гаепләнгән егетнең аналары адвокат яллап караганнар иде, ул да берни булдыра алмады, акча гына алды да: «Без барыбер җиңә алмыйбыз, бу хәлдә бер зур кешенең катнашы бар, ул бөтенесен җайлаган инде», – диде.
КӨТЕП АЛА АЛМАГАН ИРЕК
Артык бөксәң, тал да сына дигән гыйбарә бар бит. Җәзалау төрләренең һәммәсен үз өсләрендә татып чыккан егетләрнең чарасы калмый: гаепне үз өсләренә алып, «без үтердек», дип аңлатма язалар. Артурга – 18, аның иптәш егетенә – 21 ел утырырга дигән карар чыгаралар. Моны ишеткәч Сәкинә апа суд залында ук йөрәген тотып егыла. Кылган җинаяте өчен утыртсалар да, бу кадәр авыр булмас иде анага. Бер гаепсезгә бит… Бер генә фикер үз аягына басып, суд залыннан чыгып китәргә көч бирә: «Гаепне үз өсләренә алмасалар, кыйналып үләрләр иде. Ә болай, 18 елдан соң кайта бит әле! Исән булса, күрешербез, яшәргә җитешер!».
…Утырган вакытында көннәр тизрәк үтсен өчен, тегәргә өйрәнә Артур. Аның теккән әйберләре Татарстан гына түгел, Мәскәү күргәзмәләрендә дә алдынгы урыннарны яулый, хәтта төрмә җитәкчесенә дип, махсус курткаларга кадәр тектертәләр аннан. Эшкә оста егет шул ук вакытта автомобильләрне төзекләндерү белән дә шөгыльләнә, шунлыктан, иректәге кебек рәхәт тормышта булмаса да, 14 елын бер зарланусыз утыра ул.
– Күрешкән саен: «Әни, сез миңа бик кирәк, үзегезне саклагыз, минем тормыш җай гына бара инде, хәзер ияләндем, баштагы чорлардагы кебек үк, төшенкелеккә бирелмим», – дип юата иде балам. Срогы кыскарган саен планнары да зурдан булды. Калган дүрт елымны утырып чыгармын да, яңа өй салып бирермен, яхшы тормышта яшәрбез, дип гел әйтеп килде. Ул анда вакытта үзем дә тик ятмадым. Президентларга, прокуратурага язган хатларымның чиге-чамасы юктыр. Әмма безгә килгән җавап гел бер төрле иде: «Улыгыз гаепле, шуңа утыра». Гаделлек табуга өметне тәмам өзеп, Артурның кайтырын көттек. Аның тиздән безнең янда булачагын күз алдыма китергән саен, бер зур шатлыгы бар кеше кебек, очып йөри идем. Бу шатлыкның да бер чиге булганын белмәгәнмен шул. 2014нче елның 29нчы мартында телеграмма алдык. «Асылынды», – дигәннәр. Шаккаттым. Ничек алай булган соң? Күпме гомер утырганнан соң, улыбыз ник бу адымга барган? Ә бит аның беркайчан да, тормыштан туйдым, дип зарланганы булмады. Ул бит киләчәккә өмет белән карап яши иде. Гәүдәсен барып алып кайткач, шаккаттым. Малай бик ябыккан, концлагерьда тотсалар да, бу хәлгә төшмәс иде. Шул кадәр ябык иде ки, хәтта тез башлары чыккан. Минем улым бик чибәр иде: кызлар белән бер иде, сызылып киткән кара кашы, энҗе кебек ап-ак тешләре… Үзгәрешсез булып шулар гына калган. Бөтен тәнен карамасам да, игътибар иттем: колагы янында күгәргән эзләре бар, муенының алгы өлешендә бармак буыны сыярлык булып эчкә таба бау эзе ярып кергән. Әмма муенының арткы өлеше чип-чиста, анда мондый эз юк. Бергә утырган иптәшләре әйтте инде: «Бу үзе асылынмаган, моны нәрсә беләндер буганнар», – диделәр. Үзе асылынмый бит инде 14 ел утырган кеше. Кайтырга аз гына кала торган булгач, үтерделәр. Бу хәлдән соң, аңыма нинди дә булса ачыклык керсен өчен, бик яхшы бер багучыга барган идем. «Үзе асылынмаган, ике кеше үтергән. Погонлылар. Акчасы өчен», – диде. Улым баш күтәрми эшләгәч, аңа гел күп итеп акча күчә иде. Шуның аркасында булгандыр да, бәлки. Ә үзе үлгәннән соң, бер тиенен дә бирүче булмады. Артыннан да йөрмәдек инде. Балаң үзе булмагач, ул акча гына нинди шатлык китерсен соң?!
Сәкинә апа әле дә улының үлемен кичерә алмый. Бу хәлләр турында да, һәр сүзе саен күзенә яше бәреп чыгып, елый-елый сөйләде ул. Сәер гаепләү артыннан килгән сәер үлем ананың йөрәгенә тагын бер яра салган. Ә бит исән булса, санаулы айлардан соң, аның Артуры өйгә кайтыр иде. Һәм язган хатларында еш телгә алынган: «Әнием, син исән генә бул, син миңа бик кирәк!» – дигән сүзләрне дә үз теле белән кабат-кабат әйтер иде әле…
Гаделсезлеккә гаҗизләнгән, хаклыкны таба алмый изаланган ана шушы гаделсезлекләрне эшләгән бәндәләр дә, иртәме-соңмы, үз җәзаларын алыр, дип яши. Газиз улын нахакка хөкем итүчеләр дә, үтерүчеләр дә теге дөньяның җәзасын гына түгел, бу дөньяның да михнәтен күрергә өлгерерләр… Аллаһның хөкеме каты бит…
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии