Күршегезнең сарыгы бармы?

«Кәлтә» абзый көтү кайтканда чакырып алды да, шундый сорау бирде: «Кызый, сездә күршегезнең сарыгы бармы?» «Бар», – дидем. 7 яшьлек кыз ни эшләсен? Теге абзый сарыкны эләктереп алды да, аякларын бәйләп, тарантаска салды. Артыннан тузан гына очып калды. Сарыкның хуҗасы Минсолуттәй дә, әни дә эштә. Молотилка белән ашлык сугалар. Ә теге сарыкны налог түләмәгән өчен алып киткәннәр икән. Икенче көнне Кәүкә түтинең дүрт биби иярткән казларын да алып китте «Кәлтә» абый. Язу да юк, кул куйдыру да, аларның кая киткәнен берәү дә белми. Өч хатын – минем инәй, ике күршебез – ирләре хәбәрсез югалган хатыннарның көзгә балаларыбызга ризык булыр дип асраган кош-корт, актык сарыгын алып чыгып киткәндә ач балаларының ничек нәүмиз карап калганы әле дә күз алдымда. Заемга яздыру өчен эштән арып кайткан әнине ач балалар янында агитатор көтеп утыра. Мәҗбүриләп, көчләп заемга яздыра, аннары рәттән атналар буе авыл советы рәисе әнидән акча сорый.

Сталинны яклап язучы авторлар әллә бу ачлыкны, гаделсезлекне белмиме? Безнең балачакны, сугыш чоры балалары күргән авырлыкны күз алдына китерә алмыймы? Әгәр шулкадәр гаделсезлекләрне белсәләр, үлчәү тәлинкәсе кайсы ягы белән басар иде икән?

Мисалга кыз булып картайган Зәйтүнә әбинең язмышын китерәм. Мин аңа гомерем буе терәк булып яшәдем. Бөкре карт әнкәсе белән безнең авылга килеп чыкты алар. Миңа 13 яшь. Зәйтүнә апа торф чыгарырга килгән. Туган-тумачалары юк иде аларның. Кечкенә генә бер йорт сатып алдылар. Зәйтүнә апа үзе ашамыйча, карт әнисен ашата иде. Әби урын өстендә озак ятмады, бакыйлыкка күчте. «Апаем, минем әни күргәннәрне, мин күргәннәрне беркемгә дә күрергә язмасын, – дигән иде Зәйтүнә апа. – Әти мулла иде безнең. Без алты бала идек. Миңа алты яшьләр булгандыр, бер төнне әтине уятып алып чыгып киттеләр. Мин елыйм. Әти мине юата: «Елама, бәбкәм, иртәгә үк кайтып җитәрмен», – ди. 1 ел буе инәй Бөгелмә төрмәсенә передача илтте. Ә аны… шул төнне үк атып үтергәннәр». Мин мондый мең мисал китерә алам.

Аларны өйләреннән куып чыгаралар, алты яшьлек кызы белән авылдан куалар. Орчык кадәр генә гәүдәле мескен ана баласын ияртеп, башкорт авылларында хәер сорашып йөри. Шулай йөри торгач, Ютазы районы Ташкичү авылына килеп чыгалар. Миһербанлы укытучы ана белән баланы үзләренә сыендыра. Зәйтүнә апа тегәргә өйрәнә, урман-кырлардан җиләк җыеп сата. Бер хәшәрәте аны шунда көчли. Җинаятьченең кем икәне билгеле булса да, «халык дошманы» кызын беркем дә якламый. Кызыл таң, Кәрәкәшле аларның соңгы сыену урыны булды. Сталинның вәхшилеген Ибраһим Сәлаховның «Колыма хикәяләре» китабыннан да укып белеп була. Ул фаҗига-хроника бик күп миллионнар арасыннан могҗиза белән генә исән калган язучының җан авазы.

Михаил Девятаевны белмәгән кеше юктыр. Ул дошман самолетына утырып, әсирлектән кача, илгә кайта. Сталин шул геройны 25 елга ГУЛАГка җибәрде. Боларны белә торып Сталинны мактауны мин ахмаклык дип бәялим. Оят һәм хурлык!

Әйе, Сталин чорында «кәлтә»ләр күп булды. Сугышка бармаган йә кылый, йә чулак адәмнәр бригадир, налог агентлары, «уполминзаг» булып эшләделәр. «Кәлтә» абзый турында әйтүем. Бу кушаматы җисеменә бик туры килә иде аның. Кәлтәнең койрыгын өзсәң, тагын үсә. Бу агентлар да шундый булдылар. Тол хатыннарны ничек теләсәләр, шулай бөктеләр.

Без, сабыйлар, урман белән яшәдек. Какы, юа, балтырган безнең төп ризыгыбыз иде. Мичкә бер ягарлык кына утын алып кайтканыңны белсә, «Кәлтә» абый лесникка әйтә. Лесник сәке асларын, базларны тикшерә.

Менә шул Сталин чорына кайтырга кем тели? Халыкны кимсетү, хәерчелек, эшсезлек өстенә урманда гөмбә, җиләк җыеп йөрүчеләр түрәләргә тынгылык бирми. Ниһаять, хөкүмәт инде моны да контрольгә алырга булган. Эх, яшәтәсе иде үзләрен минималь пенсиягә!

Рәсимә ФӘРРАХОВА,
Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы

Комментарии