- 15.12.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №49 (11 декабрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Матбугат битләрендә сугыш чоры балалары, тыл ветераннары турында шактый язмалар күренә. Шул вакытның авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган тыл ветераннары хөкүмәттән үзләренә игътибар сорый, бигрәк тә балалык еллары сугыш чорына туры килгән апа-абыйлар, аз гына булса да, пенсияләренә өстәмә булмасмы дип өметләнә. Ипи ашарга тилмереп үскән, киярләренә юньле кием булмаган, җиңүне якынайтуда үз өлешләрен керткән балалар, хәзерге көндәге өлкәннәр моңа лаек түгелмени?! Безнең Теләче районы Иске Җөри авылында да бар сугыш чорында үз хезмәтләрен кызганмаган абый-апалар. Алар сөйли башласа, күзләреннән яшь китми.
Заһретдин абый болай дип искә ала: «Балалар яз җитүен, үлән тишелеп чыгуын зарыгып көтте. Үлән тишелеп чыгуга, барлык кеше үләнгә ябышты. Авылда өзеп алырга кычыткан, алабута калмады. Аптырагач, әни акчәчәкне җыеп, кайнатып, аш итеп пешерде. Безнең эчләр таш булып катты. Әни колхоз эшеннән бушамады. Көн саен кабык арбага баласын салып, урагын алып, иртәнге сәгать дүрттә басуга китә. Без, малайлар, нәрсә ашарга икән дип, авыл, болын буенча азык эзләргә таралабыз». Сугыш чоры авырлыклары хатын-кызлар, яшүсмерләр, балалар өстенә төшә. Сугыш чоры балалары иртә олыгая. Алар ат, үгез, сыер җигеп җир сукалый, иген ура, көтү көтә, бригадир булып эшли. Көнне төнгә ялгап, тирес чыгара, чүп утый, терлек азыгы әзерли, игеннәрне урып-җыя…
Хәлимә апа Галимуллина турында кызы Хәния сөйләгән истәлекләрдән: «Сугыш башлангач, әнине авылдагы күрше Шакирның үги кызы Оркыя апа белән Биектау районы Каенсар авылы янындагы урманнардан агач кисеп, паровозларга утын төяп торырга җибәрәләр. Әнигә ул вакытта 17 яшь кенә була. Аны, яшең тулмый, дип, кире кайтаралар. Шул вакыттагы җитәкче Бибинур апа: «Мин кеше каян табыйм?» – дип, әнине үзе илтеп куя. Суыктан, ачлыктан, авыр хезмәттән җәфа чигеп яши алар. Чабата киеп, аркаларына бәрәңге тутырган биштәр асып юл йөрүләр тәмам үзәкләренә үтә. «Атналык алып килгән бәрәңге җитми иде. Рус хатынының дуңгызларына дип пешергән бәрәңгесен сорый идек. Кайтканда, ачлыкка чыдый алмыйча, хәер сорашып кайткан чаклар да булды», – дип сөйләгәне булды әнинең».
Сугыш башланганда авылдашым Газизулла абый 14 яшендә була. Яшь булуына карамастан, ул колхозда җиң сызганып хезмәт куя, соңрак шофер булып эшли башлый. Ул чорда «полуторка» ЗИС-5 машинасы белән Газизулла абыйга бик күп чакрымнар узарга туры килә. 1948нче елда ул үз авылы тумасы Габдрахман бабай кызы Бибигайшә белән тормыш корып җибәрә. Гайшә апа үзе исән чакта сөйләгәннәрдән беләм: бала чактан ятим калганлыктан, гаиләдә беренче бала булганга, аңа өч сеңлесен карап үстерергә туры килә. Сугыш башланганда, Гайшә апа 16 яшендә була, авылда башкалар белән беррәттән, фронтка киткән ир-атларны алмаштырып эшли: тимер тәгәрмәчле трактор белән җир сукалый, иген чәчә…
Ә монысы минем туганым Асия апа истәлекләреннән. Алар Теләчедә яшәгән. «Без әни белән Теләчедә янгын сүндерү бинасында яши идек. Әти сугышта үлгәч, безгә бу бинадан чыгып китәргә куштылар. Эшләми торган чиркәүнең поп бүлмәсендә берничә ел яшәдек. Чиркәүдә зур идән асты, өстә ярыклары күренеп тора торган шактый зур чорма. Калын стеналар. Салкын. Ягарга миче юк. Әни көне буе эштә, төнлә талонга гына бирелә торган ипи чиратында торып вакытын үткәрә. Шул талонга бирелә торган ипиләрне җыеп барып, әни мине Иске Җөригә – әтинең туган авылына әби белән бабай янына кайтара. Күз алдына китерегез: туганнар тезелешеп сәкедә утыра, өстәл уртасында табак. Мәсүрә әби төрле үләннәр салып, он бутап пешерелгән ашны бүлә. Хәбибрахман бабай: «Син башта куесын киленгә, балага бүл», – дип, әбигә сүз куша. Ашны бүлеп бетергәч, аш белән ашарга дип, әби һәрберебезгә ипи кисәкләрен өләшеп чыга. Гаилә зур: әби, бабай, Мөнирә апа, Фәнүр, Маһинур апа, Фәйзрахман абый, әни белән мин. Әби бертуктаусыз почмактагы кечкенә тәрәзәгә карый. Мин: «Ник күзеңне тәрәзәдән алмыйсың?» – дип сорыйм. Әби: «Улым Нотфрахман кайтмый микән, шуны карыйм», – дип җавап бирә. Нотфрахман – минем әти. Әби беренче улының кайтуын гомер буе көтте. Ә ул кайтмады. Һәлак булып, чит җирләрдә ятып калды. Кабере – туганнар каберендә. Станислав өлкәсенең Городенко шәһәрендә бер кабердә 387 баһадир ята».
Гомере буе авылда яшәп көн күргән Сәгъдия апаны соңгы көннәренә кадәр тәрбияләгән кызы Сәрия әнисенең истәлекләрен кадерләп саклый: «Кайчан тамагыбыз туйганчы ипи ашарбыз икән?» – дип әйтә торган иде әни. Яшелчә бакчасына Мишә елгасыннан чиләк-көянтә белән су ташыганнар. Арчадан симәнә алып кайтканнар. Көне-төне басуда эшләгәннәр. Бу газапларны аңлатып та, язып та, сөйләп тә бетереп булмый.
Бабаем сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Әби белән саубуллаша да алмыйлар. Әби дүрт бала белән кала. Иң олысы 12 яшьтә була. Сугыш вакытында күп йогышлы авырулар тарала. Тылда да бик күп кеше вафат була. Әбинең өч баласы вафат була. Алар тиф, кызамык, ачлыктан үлә. Иң кечкенәсе Суфия, авырып ятканда: «Прәннек ашыйсы килә», – дип елый. Әби авыл буйлап эзләп, бер каткан прәннек күтәреп кайтканда Суфия үлгән була инде. Бабай, яраланып, отпускыга кайта. Әби аны дәваларга тырыша: актык сарыгын суеп ашата. Бабай бер айдан соң яңадан фронтка китеп, Ленинград янындагы сугышларда катнаша. Әбигә соңгы хаты килә: «Тездән кан эчендә торабыз, өскә тимер ядрәләр ява, күрешүләр булмас инде», – дип яза. Ул шунда вафат була».
Гыйльмениса апа да ачынып сөйли: «Бөек Ватан сугышы башланганда 4нче сыйныфны тәмамлаган идем. Алга таба укырга туры килмәде. Башка иптәшләрем белән бергә колхозда эшли башладым. Ындырда ашлык суктык, ашлык ташыйбыз. Ә үзебезнең тамак ач булды. Черек бәрәңгене уып, икмәк пешерделәр, алабута күмәче, мәче борчагы, балтырган, кузгалак ашыйбыз. Кычыткан ашы пешерәбез. Өстә юньле кием юк.
Яз. Түләүләрегезне түләп бетермәдегез, дип, түбән өйдәге бәрәңгене алып чыгып киттеләр. Ашарга да, утыртырга да калмады. Без өч кыз бала. Мин бик яшь идем. Әни тирән кайгыда. Ничек итеп ачлык тырнагыннан өч баланы алып калырга? Күршедәге Галимбик бабайга киңәшкә керде. Үзенең бакчасын казып, бәрәңге утыртып бирү шарты белән Галимбик бабай безгә бәрәңге бирергә булган. Әни бик сөенеп, шатланып чыкты. Галимбик бабайга Аллаһының рәхмәтләрен укыды. Апалар әни белән бергә Галимбик бабайның бәрәңге бакчасын казып, утыртып бирделәр. Шуның өчен ул безгә 25 чиләк бәрәңге бирде. Әни бәрәңгене 2 өлешкә бүлде: җәй буе ашарга, утыртырга.
Ашарга җитмәгәч, әни бервакыт Завод авылы тегермәненә барып, тегермән стенасыннан ап-ак он җыеп кайтты. Безгә аш пешереп ашатты. Бозау да өлешсез калмады. Дүрт аягын бәрә-бәрә башта бозау үлеп китте. Без коса башладык. Чак кына үлми калдык.
Бервакыт әни мунча якты. Без ике апам белән мунчага кердек. Безнең янга әни елап төште. Түләүләрне түли алмаганга, налог агенты безнең сыерны алып чыгып киткән. Мунчадан йөгереп чыкканда, налог агенты сыерны җитәкләп шактый киткән иде инде. Күздән югалганчы сыерны озатып калдык. Сыерсыз да калды солдат балалары. Сез солдат балалары дип, безне яклаучы булмады. Әни безне ачтан үтермәс өчен нәрсә генә эшләмәде. Үгез җикте, печән чапты, урман кисүдә дә катнашты. Арчадан симәнә дә ташыды, колхозның дуңгыз фермасында да эшләде. Апамнарның берсе колхоз сарыкларын, икенчесе тавыкларын карады. Миңниса апа белән көн саен Мишә елгасы буеннан бака кашыклары җыеп, шуны ваклап тавыкларга ашата идек.
Истәлекләр… Сөйли китсәң, күп алар. Хәзер дә бик еш уйлыйм әле. Ничек без исән калдык икән? Исән калуга ничә еллар үтсә дә, күңел ышанмый. Шундый ачлыкта, ялангычлыкта яшәп тә кеше исән кала аламы икән?»
Менә шундый әрнүле истәлекләр ята өлкәннәребез йөрәгендә. Шуңа күрә дә алар белән очрашып сөйләшкән саен: «Сугыш кына булмасын. Ачлыкны балаларыбызга, оныкларыбызга күрергә язмасын», – дип, сүзләрен йомгаклап куялар.
Рәфикъ СӘХАПОВ,
Теләче районы

Комментарии