Бер фотосурәт тарихы

Бер фотосурәт тарихы

Беркөнне телефоныма шушы фотосурәтне җибәрделәр. «Бу фотода син дә бар, төшкәнеңне хәтерлисеңме, безнең бабайда сакланган ул», – дигән хәбәре дә бар иде. Хәтерләмимме соң! Шушы тантанага минем дә өлешем кергән бик тә истәлекле вакыйга бит ул.

1985нче ел. Бөек Җиңүнең данлы 40 еллыгын билгеләп үтү тантанасына зур хәзерлек бара. Гадәттә, район, авыл җирлекләрендә 9нчы Май сугыш ветераннарын мәктәпләргә очрашуларга чакыру, һәйкәл тирәсендә митинглар, концерт программасы, бүләк-күчтәнәчләр өләшү кебек традицион формада узса, 40 еллыкка аеруча зур хәзерлек алып барылды. Ул чакта һәр колхоз, авыл, оешмалар бу мөһим датага оешканлык белән алындылар. Фронтовиклар сафы елдан-ел кими барса да, әле алар районыбызда шактый иде.

Минем РОНОда эшләгән чагым. Райком, район советы аппаратында, җирле советларда җаваплы урыннарда эшләгән фронтовикларны район үзәгендә үтәчәк тантанага аерым чакырдылар. Элеккеге ресторанда үткәрергә дип планлаштырылды. Алар каршында чыгыш ясау нигәдер миңа йөкләнде. Олпат яшьтәге фронтовиклар булу өстенә күбесе җаваплы постларда эшләгән җитәкчеләр! Яшь башым белән ничек итеп алар каршында каушамыйча чыгыш ясый алыйм, ялкынлы, пафослы сүзләр беләнме? Нигә мин, нигә аппаратта эшләүче тәҗрибәле башкалар түгел?

...Зал тулы иде. Иң элек чыгыш, аннан котлау, бәйрәм табыны.
Чыгышымны мин шигъри юллардан башладым. Каршымда гына утырган районның иң көчле идеологы Рәшидә апа Кариева чыгышымның һәр җөмләсен генә түгел, өтерен, ноктасына кадәр энә күзеннән үткәреп утыра сыман тоелды.

«Утлы ядрәле дәһшәтле сугыш кырыннан яшь солдат үзенең дошманга булган нәфрәтен, җиңүгә ышанычын, сагыну хисләрен шигъри хат итеп юллаган. Сугыш кырыннан исән-имин кайткан ул солдат бүген биредә, безнең арада утыра. Ул – минем авылдашым, фронтовик Васыйл абый Зыятдинов!» – дип дәвам иттем.
Залдагы халык кинәт Васыйл абый утырган якка борылды. (Райфода эшләгән Васыйл абый: «Һай, сеңелем, кайлардан табып алдың ул шигыремне? Бик дулкынландым укыгач, читенсендем», – диде.) Норма мәктәбендәге музейда күргән идем.
Мин дә ниндидер җиңеллек белән чыгышымны дәвам иттем. Рәшидә апа да соңыннан мактап куйгач, күңел күтәрелде.
Ул чакта хәзерге кебек телефон, җайлы гына фотоаппаратлар юк, фотографлар да бик сирәк чор. Рәхмәт Салавыч мәктәбендә бергә эшләгән хезмәттәшем Фәтхетдинов Мөбарәкжанга. Сүземне тыңлап, районга хәтле килде, фотога төшереп, кеше саен ясап өлгертте.

Нинди кадерле ядкарь! Кызганыч, барысы да фотога төшә алмый калды. Күпләрнең өендә әлеге фото әти-бабаларының кадерле истәлеге булып сакланадыр. ...Әхәт Гарипов, Иван Дмитриев, Гарифулла Гафиятуллин, Кәлимулла Шәфигуллин, Мәйсәрә Мортазина, Васыйл Зыятдинов, Салих Хәкимов, Хуҗа Галиев... (Кайберләренең исем-фамилияләрен истән чыгарганмын, гафу үтенәм).

...Балтыйк буе фронты, Курск дугасы, Харьков, Белоруссия, Украина, Карелия, Сталинград, Донбасс... Алар узган данлы сугышчан юллар... Җиңү яулашып, яраланып кайтканнан соң, төрле тармакларда җаваплы урыннарда эшләгән асыл затларыбыз!
Ни кызганыч, күпләре үзләренә лаеклы машина, фатирларны да күрмичә, берәм-берәм фани дөньядан китеп бардылар. Ил азатлыгы өчен көрәшкән, шәһит киткән каһарманнарыбыз бүген ил байлыгының аерым кулларда икәнлеген ничек кабул итәр икән?! Явыз дошманны җиңү өчен гомерләрен биргән, кан түккән җирләрдә бүген Совет солдаты истәлегенә куелган һәйкәлләрне мәсхәрә итүләрен, неофашизмның баш калкытуын, Украинада кызыл байракларны таптауларын күргәч ни диярләр икән?! Әти сүзен әйтә алмаган (аларның да сафы сирәгәя бара) сугыш чоры балаларының бернинди кадер күрмәве...

Язмамны шагыйрә Лена Шагыйрьҗан юллары белән тәмамлыйм:
Үзе бәйрәм, үзе моңсу –
Җиңү көне гел шулай.
Ахры, җиңүләр халыкка
Корбансыз килми бугай.
Җиңү белән гел янәшә
Үкенеч-югалтулар.
Кайнар котлаулар артында
Әрнүле югалтулар.
Җиңү белән җитәкләшеп
Атлый яралы Хәтер.
Бу көннең ничек килгәнен
Сугыш күргәннәр әйтер.
Данлы бөек тантанага
Кушылган күз яшьләре.
Уйландыра ул картларны,
Уйланамы яшьләре?..
Киләчәк көннәребездә
Васыять итик яшьләргә:
Акыл, Хезмәт, Намус белән
Язсын җиңеп яшәргә!..

Илсөя ҺАДИЕВА,
Балтач районы, Кариле авылы

Комментарии