- 17.02.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №06 (12 февраль)
- Рубрика: Яралы язмышлар
«Безнең гәҗит»нең 2нче октябрь санында (№39, 2019 ел) Чаллыдан Лилия Марискина: «Вахит Имамовның «Запрятанная история татар» китабын кайдан табып була?» – дип сорый. Аның татарча һәм русча 1993-94нче елларда «Камаз» газета-китап нәшриятында чыккан китаплары шәхси китапханәмдә бар. Теләгегез булса, кабат кайтарып бирү шарты белән, укып чыгарга бирә алам. Чөнки ул китаплар автор кулыннан алынды, бик истәлекле һәм 1994нче елда русча басмасы дөнья күргәч, Чаллының шәһәр мэриясе бинасында узган Чаллы Татар иҗтимагый үзәгенең гомуми җыелышында әлеге китапларны мәктәпләрдә укыту программасына кертергә кирәклеген дә ассызлыклап үткән идем. Дөрестән дә, җыентыклардагы тарихи эзләнүләр бик кызыклы, актуаль Һәм чәчең үрә торырлык вакыйгалар белән сурәтләнгән. Биреп кенә торам диюемнең сере шунда: «Яшь журналистлар» берләшмәсе эше вакытында кайбер вакыйга-цитаталарны шуннан эзләргә, шушы китапка таянырга туры килә.
Шулай ук Айдар Хәлимнең «Убить империю», Һади Атласиның «Себер тарихы, Сөенбикә, Казан ханлыгы», Вил Мирзаяновның «Вызов», Рәшит Әхмәтҗанның «Ачлык мәйданы», Вахит Имамовның «Сәет Батыр», алабугалыларның «Татар яшәр, татар югалмас!», Фазыл Вәлиәхмәтнең «Уяну», Дамир Исхаковның «Татары» китапларын укып, карап чыгу да бик кулай булыр иде. Телефоным редакциядә бар.
Ә әдипләребезнең, язучыларыбызның сәясәттән читтә торуы, Имамов әйтүенчә дә, үзем өстәвемчә дә, «читтә түгел» – алар өчен сәясәт бөтенләй юк микән әллә, дияр идем. Мисал өчен, үткән елларда милләтпәрвәр Рафис Кашаповны хөкем иткәндә, Чаллы халык судына аны Казаннан махсус читлек-машина белән 4-5 мәртәбә алып кайттылар. Машина тирәсендә шул ук Ф.Бәйрәмова, А.Хәлим, «Азатлык» радиосы хәбәрчесе Г.Газизов, Алабугадан Т.Шәрипова һәм Чаллыдан милли хәрәкәт активчылары бар иде. Юкса, Чаллыда һәм башка районнарда йөзгә якын каләм тибрәтүчеләр исәпләнелә, ник шунда шәүләләре күренсен?.. Күренсәң, булачак дәүләт бүләгеннән колак кагуың бар бит… Ә без халкыбызның, киләчәгенең күңелен тибрәндерерлек халыкчан әсәрләр көтәбез, тик вакыйгаларын гына кайдан аласы дибез. Шул ук вакытта бер-бер артлы узышып, халык кулына да алып карамаслык әсәрләр иҗат итеп, милли мөнәсәбәтләрне үстерергә омтылабыз. Аннан соң, без – татарлар таркау, дибез. Беренче чиратта нигезен үзебез булдырабыз түгелме?
Журналист Рафис ЗАҺИДУЛЛИН,
Алабуга шәһәре

Комментарии