- 17.02.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №06 (12 февраль)
- Рубрика: Яралы язмышлар
«Безнең гәҗит»нең 46нчы санында (20 ноябрь, 2019 ел) Әхтәм Мөхәммәтҗановның зур мәкаләсе басылган иде. Без һәрберебез туган-үскән җирләрне, яшь чагыбызны, әти-әни, туганнар, дусларны сагынып яшибез. Бу – кешенең табигый халәте һәм ул кеше өчен файдалы да күренеш. Ә хәерчелектә, хокуксызлыкта үткән елларны, шул елларда хөкем сөргән кыргый законнарны һәм ерткыч түрәләрне сагыну ул – үзең тилмереп яткан хастаханәне, үзең утырып чыккан төрмәне сагынуга тиң ахмаклык.
«Ул заманның яхшы яклары күп булды», – дип тәмамлый үзенең язмасын Әхтәм әфәнде. Көндәлекләрне карап утырам. Менә 1968нче елның 16нчы ноябре көнне нәрсәләр язып калдырганмын: «Кибетләрдә иң гади көнкүреш кирәк-яракларын (кием-салым, савыт-саба, урын-җир, мебель, химия, электр товарлары) табып булмый. Ит продуктлары бөтенләй юк (ит алырга Мәскәүгә бара башладылар инде), сөт продуктлары да зур чират белән генә. Бу арада ипигә борчак оны куша башладылар, ипи тәмсез…»
Йә, шундый тормышны «яхшы яклары күп иде» дип әйтеп буламы? Бу хәл илгә иң күп валюта биргән нефтьчеләр шәһәре Әлмәттә бит әле! Ә авылларда нинди хәл булды икән? Әлеге куркыныч хәлнең сәбәбе турында «Звезда Поволжья» газетасы менә нәрсә дип язды: «На нужды ВПК тратили до 88% ресурсов страны…» Ул көннәр белән чагыштырганда без бүген оҗмахта яшибез бит. Кибетләрдә һәртөрле товарлар өелеп ята, Аллага шөкер. Ул елларда әле хәерчелек өстенә террор да җәберли иде халыкны.
Безнең авылда бер бик җор телле Заһидәттәй карчык яши иде. Шул бервакыт: «Колхозда кулак эшли дә дурак эшли», – дип, такмаклап әйтеп куя. Әнә шушы бер җөмләсе өчен бер гөнаһсыз 66 яшьлек Заһидә әбине 5 елга төрмәгә яптылар. Ярый әле атып үтермәделәр!
Колонияләр, империяләр демократик илләр кебек, фәнни-технологик казанышлардан тулысынча файдаланып чәчәк ата алмыйлар. Бу хәлгә тарих һәм без – олы яшьтәгеләр шаһит. Табигый ресурсларга иң бай булган Русия халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча 91нче урында гына. Ә алдынгы урыннарда ресурсларга ярлы, әмма чын демократик илләр – Исландия, Ирландия, Швейцария, Дания, Япония…
Империячелек аеруча урыслаштыру сәясәтендә чагылыш таба. Телебезгә туры килә торган латин әлифбасын кулланудан тыеп, телебезне гарипли торган кириллицаны тактылар. Ә грузиннар белән Сталин андый вәхшилекне эшләмәде. Әрмәннәр белән дә ул хәл булмады. Соңгы елларда балаларыбызны татарча укытудан да тыя башладылар. Татар теле тормышның барлык өлкәләреннән дә куып чыгарыла. Бу бит Русия дәүләте өчен дә ифрат зарарлы сәясәт. Ул сәясәт рус булмаган халыкларның патриотизмын какшата, халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне салкынайта, дәүләтнең дөнья җәмәгатьчелеге алдындагы абруен төшерә.
Совет чорында демократик матбугатта нинди фикерләр әйтелде икән, дип, мин шул чордагы иң абруйлы «Новое время» журналын карап чыктым. Журналның 1991нче елгы май санында (әле СССР таркалмаган иде) менә нәрсәләр язылган: «Роковым для России годом был 1552-й, а роковой чертой – граница Казанского ханства. Переступив ее Россия начала эпопею завоевательных войн, которым не видно было конца в течении 400 лет. Ненасытный Молох войны пожирал неисчислимые миллионы человеческих жизней и львиную долю труда. А главное, Россия научившись добывать средства к жизни на чужих землях, потеряла необходимость развивать собственную страну. Для непрерывного процесса захвата, удержания и грабежа необходимо было и крайняя централизация власти, и самая большая в мире армия, и всеохватывающий полицейский надзор.
Петр I установил в России рабовладельческий строй. А Сталин – полукрепостной для рабочих, крепостной – для крестьян и рабовладельческой для многих миллионов за колючей проволокой. Для обоих царей главным средством достижения цели было насилие…»
Үтә кызганыч, без бүген әнә шул журнал язган һәлакәтле тенденцияләрнең терелә башлавын күрәбез. Дәүләт Думасы Конституциягә каршы килә торган рәхимсез законнар чыгара, тормыш дәрәҗәсе яхшырмый. Русия бүген хәрби куәте буенча дөньяда икенче урында. Тулаем эчке продукциясе буенча – 13, халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча 91нче урында тора. Сәер түгелме?
Сугыш һәм хезмәт ветераны Мәхмүт ХАФИЗ,
Казан шәһәре
Комментарии