- 17.02.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №06 (12 февраль)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Элек тә телевизор карарга бик мөкиббән кеше түгел идем, хәзер исә бөтенләй дә карамыйм дияргә була. Чөнки, кая карама, шунда бозыклык, ялган, тәртипсезлек… Әлеге исемлекне тагын шактый дәвам итәргә була. Шунысы гына кызганыч – анда күрсәтелүче программаларны сабый балалар, яшүсмерләр дә карый. Аларның әле ныгып та җитмәгән психикасын бозар өчен менә дигән агу инде әлеге тапшырулар. Бөтенесе дә дип әйтмим, әмма күбесе шундый.
Әле кичә генә татар каналыннан барган тапшыруга күз саласы иттем. Безнең татар эстрадасының кайбер җырчылары бер балалар йортына барып, концерт куйганнар. Менә шуның берсе җыр суза:
«Бер назлыйсым килә шашып-шашып,
Исерәсем килә сөюеңнән,
Яратасым килә ярсып-ярсып…» Ул гына җитмәгән, әйдәгез бергә, дип, балаларны җырларга өнди. Кайберләренең әле теле дә юньләп ачылырга өлгермәгән балалар, үзләре дә ни әйткәннәрен аңламый, моның артыннан кабатлый:
«Исерәсеееем киләәәәәәә…»
Йа, Аллам, нәрсә бу??? Кая барабыз без??? Бу җырчыларның кайберләре ни җырлаганын ишетәме икән, юкмы? Инде андый мәгънәсез җырларын, бик телиләр икән, әнә төнге клубларда, барларда җырласыннар. Балалар алдында гына түгел.
Шигырь дисәң, шигырь түгел – тозсыз сүзтезмәләргә язылган җырлар болай да басты бит инде татар эстрадасын. Бу хакта каләмдәшләрем белән дә борчылып еш фикер алышабыз. Әле бер көнне бер танышымнан ир белән хатынның төнге мөнәсәбәтләре хакында (гафу итегез) шигырь сорап ушын алганнар. Бу оятсыз бәндә ничек итеп аны көйгә салып җырламакчы булгандыр, билгесез. Әз генә башы эшләгән кеше шушы гамәле белән үзен дөньяга китергән әти-әнисен, милләтен, телен башка милләт вәкилләре алдында мәсхәрәләвен әз генә булса да аңлый микән, юкмы? Менә шундый мәнсез адәмнәр аркасында көлкегә калып барабыз түгелме? Уйлый башласаң, чәчләрең үрә тормалы… Имеш, хәзер классик әсәрләр, моңлы җырлар, тирән эчтәлекле, мәгънәле сүзләр яшьләргә кызык түгел икән…
Былтыр минем интернеттагы почтама олы яшьтәге бер абзый чыкты: «Сеңлем, гәҗиттән укып, бер шигыреңне бик ошаттым да, шундук көйгә салдым. Теләгең булса, тыңлап кара әле», – диде. Абзыйның гармунда уйнап җырлаганын тыңлаганда кабаттан үземне балачакларыма әйләнеп кайткандай хис иттем. Ник дисезме? Чөнки әле без кечкенә чакларда да гармун моңнары, баянга кушылып җырлаулар бик популяр иде. Нинди генә аш, өмә булмасын, туган-тумачалар бергә җыелып, эшен дә күмәкләп эшли, матур итеп җырлап-биеп бәйрәм дә итә беләләр иде. Әлеге абзыйга мин шул хәтле рәхмәтлемен. Ул җырны әниемә дә, якыннарыма да тыңлаттым. Барысына да ошады. Тик җырчылар гына җырларга теләк белдермәгән икән нишләптер. Абзый миңа шул хакта телефоннан ачына-ачына сөйләгән иде. Әлеге дә баягы гармунга башкарыла торган җырларны хәзер искелек дип кабул итәләр икән, имеш. Менә сиңа мә…
Ни генә булмасын, чүп үләне баскан аланнарда да матур итеп чәчкә атучы, башкалардан аерылып торучы гөлләр үсә бирә. Үҗәтләнеп, кояшка карап, югарыга үреләләр. Аларга бары тик шифалы яңгырларның гына вакытында яугалап торуы кирәк. Мин ышанам: безнең дә милләтебез бөтенләе белән заман сазлыгына кереп батмас. Анда да шул гөлләр кебек пакъ, чиста күңеллеләре табылыр, табылмый калмас. Анысын, әлбәттә, вакыт күрсәтер!
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,
Азнакай шәһәре
Комментарии