Марсель Әхмәтҗанов: «Ачлык вакытында мәет ашаучылар күп булган»

Марсель Әхмәтҗанов: «Ачлык вакытында мәет ашаучылар күп булган»

1921-1922 елларда Татарстанда ачлыкны кемнәр оештырды? оештыручыларның язмышы ничек булып бетте? Быел – Идел-Уралда булган ачлыкка 90 ел. Ни өчен татарларның ачлыктан интегүе турында дөреслекне сөйләргә ярамый?

2000 елда Татарстанда 1921-1922 еллардагы ачлык турында махсус китап әзерләнә, ләкин аны бастырырга өстән рөхсәт бирмиләр. Украиннар 1932 елгы ачлык турында бөтен дөньяга кычкырганда, 90 ел элек Татарстан, Башкортстанда булган михнәтләр сер итеп саклана. 1921-1922 елларда күпме татар ачтан кырылганын беркайчан да әйтмәделәр һәм әйтергә дә җыенмыйлар. Чөнки ул чактагы Татарстан башына куелган җитәкчеләрнең үз тамаклары тук булгач, гади халыкта аларның эше юк иде, дип саный галим Марсель Әхмәтҗанов. Шул уңайдан тарихчы белән әңгәмә кордык.

– Марсель әфәнде, ачлык 1921 елда татарларга, 1930 елда казахларга, 1932 елда украиннарга килде. Ачлыкны Совет хөкүмәте алдан уйлап оештырган дип әйтеп буламы?

– Ачлык темасы бүген дә тыелган тема санала. Ачлыкта большевикларның гаепләре ачык күренә. Моны күрсәтеп, дөреслекне читкә чыгарасылары килми. 1921 елгы ачлыкның сәбәбе күп. Беренчесе – 1914 елдан бирле Германия белән сугыш бара. Ватан сугышы белән чагыштырганда, бу сугыш вакытында ир кеше өчен пособие биреп торганнар. Соңгы иргә кадәр сугышка алып та бетермәгәннәр. Шулай да, кырларны сөрү, иген чәчү өчен ир көче аз була, күп урыннар чәчелми кала. Шуңа 1915-1917 елларда авырлык башлана. 1918 елдан ачлык тагын да көчәя. Гражданнар сугышы вакытында Дутов, Колчак армияләре халыкны аяктан егарлык итеп талап китә. 1920 елларда шулай ук икмәк начар була. Боларга өстәп, 1918 елда Казан губернасында, 1920 елда ТАССР төзелгәч, хөкүмәт халыктан икмәк җыя башлый. Чөнки Русиянең көнбатыш өлкәләренә икмәк кирәк була. Шуңа хәлләр тагын да начарлана. Аннан Германиядә революция булгач, советлар немецларга икмәк җибәрергә була. Татарстанга 1 миллион 200 мең пот ашлык җыярга кушыла. Ә ул елда халыкның хәле бик начар була. Икмәк җыюны ТАССРның Премьер-министры Сәхибгәрәй Сәедгалиевка кушалар. Аңа ярдәмгә латыш укчыларын, украин отрядларын җибәрәләр. Татарстанда ипи җыю искиткеч каты бәгырьлек, каты кул белән бара. Әтием сөйләве буенча, Олы Мәңгәр авылында берәүнең яшереп куйган 16 кило ашлыгын табалар. Шуның өчен кулга алалар. Ул: «Бу бит – чәчәсе орлыгым, кыш буе ашыйсы икмәгем», – дип аклана. Бу кешене авыл янындагы чокырда атып үтерәләр. Халыкның бөтен запасын тартып алалар. Сәедгалиев 1 миллион 200 мең пот урынына 2 миллион 400 мең пот ашлык тапшыра, ягъни планны ике тапкыр арттырып үти. Бу коточкыч вакыйга!

1921 елның маенда бер тамчы яңгыр яумый. Кырларда игеннәр көеп бетә, халыкның запасы да аз кала. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе укытучысы Таһир Ильясиның ачлык турында язмалары бар. Ул, шәһәр халкының 1921 елның кышын үткәрергә хәле бар, дип язып калдыра. Димәк, авыл халкы ашлыгын шәһәргә китереп саткан. Аннан калганын исә Сәедгалиев алып бетергән.

– 1921 елда башка төбәкләрдә ачлык буламы?

– Иң каты ачлык Татарстан, Башкортстан, Оренбург якларында була. Күзәтүләргә караганда, 1922 елда башка төбәкләрдә инде ачлыкның эзе дә күренми. Моны Таһир Ильяси язып калдырган. Ул Кырымга барып җиткәнче ачлыкны күрми. 1922 елда Кырымда да ачлык була. Кырым татарларына ачлык азрак эләгә, чөнки Төркия татарлары ярдәм җибәреп тора. Ә Татарстанда хәтта дин галиме Риза казый Фәхреддин дә ачлыктан интегеп, кыйммәтле китапларын сатып бетерә, ризыкка алыштырырга әйбере дә калмый. Язучы Фатих Әмирхан ач утыра.

Таһир Ильяси зур галим була, гарәп теле укыта. 11 томлык гарәпчә-татарча сүзлек төзи. Алты томын чыгара, калганын бастырырга рөхсәт итмиләр. Кызы сөйләвенчә, кулъязмаларын юк итәләр. Ильяси 1905 елда алгебра, борынгы гарәп классикасы буенча дәреслекләр төзи. Шагыйрь дә булган, Фатих Әмирханның сабакташы, дусты. 1921 елда Казанда ачлык башлангач, Русиянең баш мөфтие Галимҗан Баруди белән ачларга ярдәм итү комиссиясе туплый. Баруди үзе Мәскәүдә ачларга ярдәм җыйганда, үпкәсенә суык тидереп, салкын өйдә үлә. Аны Казанга шәкерте, булачак скульптор Бакый Урманчы алып кайтып җирли.

– Таһир Ильяси белән Гобәйдулла Бубый 1921 елда ачларга ярдәм сорарга Төркиягә баралар. Төркия ярдәм кулын сузамы?

– Аларны Русия мөфтие Галимҗан Баруди җибәрә. Төркия ярдәм итми калмый. Ләкин Төркиянең хәле авыр булганга, булышырга атлыгып тормый. Хөкүмәт ягыннан аяк чалу да була. Ильяси белән Бубый турында Төркия газеталары да язып чыга, рәсемнәре дә басыла. Аларга ярдәм җыярга Төркиядәге Кырым татарлары булыша. Бу ярдәм ач утырган Фатих Әмирханга да эләгә. Шуннан ул ачларга ярдәм итү комиссиясенә рәхмәт хаты яза. Аннан балаларга ашарга Америка җибәрә башлый. Америкага ярдәм сорап дин галиме, Петербург мулласы Муса Бигиев бара.

– Ул вакытта үлгәннәрне зиратка күмеп өлгерә алганнармы?

– Ачлыкның нинди авыр күренеш булуы хакында зиратларыбыз шаһидлык итә. Безгә Эстәрлебаш төбәге Әмир дигән зур татар авылында коточкыч авырлык – ачлык тарихы язылган ташбилгене укырга туры килде. Ул авылда ачлыкка кадәр 2500ләп кеше яшәгән. Ачлыктан үлгән кешеләрне соңыннан атлар белән ташып 17 чокырга күмәләр. Алар өчен уртак җеназа укыла. Шунда беренче чокырга 983 мәет, икенчесенә 150 мәет күмелә. Әмир авылында шул ачлыктан котылып калучылар саны 951 була.

– Ачлык вакытында кеше сую очраклары булу дөресме?

– Булган. Кеше ашаучылар кулыннан котылып калучыларны да күрдем. Ачлыктан файдаланучылар да булган. Ачлык оятны да, хөрмәтне дә бетерә, ата-ана баласы турында уйламый, күп балалар ятимнәр йортына китеп югала.

– Премьер-министр Сәхибгәрәй Сәедгалиев халыкны ачлыктан коткарырга тырышканмы?

– Юк, ул – татарның соңгы телемен тартып алган кеше. Татарстанда ачлык ике генә еллык урыс миссионерлары мәктәбендә белем алган, татар халкына дәүләтчелек кирәкми дип, Ленин янына кергән ломовой Сәхибгәрәй Сәедгалиев кулы белән эшләнде.

– Сәедгалиев Кырым республикасында да Премьер-министр булып тора. Аның язмышы ничек булып бетә?

– Ул Кырымда да бөтен әйберне җимерә. Аннан аны Петербургка сөрәләр. Кием алучы булып эшләп йөри. Белеме шул дәрәҗәдә генә булган. Тормышы төрмәдә өзелә.

– Шулай да, 1921 елгы ачлык халыкның активлыгын бетерә алдымы?

– Татарстанда ачлыкны татарларның революциядә, гражданнар сугышында актив катнашуы өчен оештырдылар. Шул елларда рәтле авыл халкы бетә, муллалар ачтан үлә, аннан 1925 елда динне, гарәп алфавитын бетерү башлана. Авылны саклаучы, халыкны яклаучы татарлар калмый, чөнки аларның яртысыннан күбесе 1921-1922 елларда үлеп бетә. Таһир Ильяси белән Гобәйдулла Бубый Төркия хакимиятенә советларның мәктәпләрне тартып алуын, балаларны урыслаштыруын зарланып сөйли. Татарстандагы урыс халкы да ачтан тилмергән. Әмма алар яшелчә белән бераз исән калган. Мәет ашау галәмәте көчле булган. Мәчет асларына җыелган үлекләргә махсус сак куела, чөнки кеше бөтен әйберне ашарга риза торган.

АЧЛЫК ТУРЫНДА ТАҺИР ИЛЬЯСИ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ:

«30 миллионга якын халык ачлык куркуы белән ни кылырга белмичә хәйран булды. Төркестан, Ерак Шәрекъ һәм Русиянең эчке губерналарында урта дәрәҗә ашлык уңган иде, ләкин алардан гына китереп халыкны коткарырга, бердән – юллар юк, икенчедән – тәмам җитәрлек микъдар аларның үзләреннән артмый да иде. Моны төшенгән халык ашлык булган җирләргә күчеп китә башлады. Бөтен юллар мөһаҗир төркемнәре белән тулды, пристаньнәрдә, станцияләрдә йөз меңләрчә адәм тыгылып калды. Боларның барысын да тиз арада алып китәрлек пароход вә поезд табыла алмады. Айларча көтте, бөтен нәрсәсен ашап бетереп, ваба (холера – М.Ә.) авырулары һәм шул ук урыннарында ачлык күреп һәркөн меңнәрчә адәм кырылып тора иде. Июнь башларыннан ачлык вә дәһшәт якты дөньяны чын мәгьнәсендә караңгылап, каплап алды.

Мин гаиләмне Казанга кунакка китерәм дип, Оренбургтан июнь 2сендә чыгып киттек. Самарага килеп төшкәч, бөтен фаҗигаләрне күреп тәмам хәйран булдык. Вокзал, пристань, бакча, урам – бөтен җир ач-фәкыйрь мөһаҗирләр хосусән үзебезнең (ягъни татарлар – М.Ә.) агай-эне белән тулган иде. Мескеннәр «Төркестанга барабыз, анда ашлык бар дип әйтәләр», – дип аһ оралар иде. Безнең дә күз алларыбыз караңгыланып китте. Барыргамы-юкмы дип, аптырап беттек. Ниһаять, кире кайта алмасак та, ачлык куркуы астында калсак та, Казанга барыйк, хәзрәт белән дәү әнинең хәлен белик, дидек. Мең бәла вә төрле үтенеч вә ришвәтләр белән пароходка утырып, Казанга юнәлдек. Бу вакыт Казан ягыннан килгән пароходлар мөһаҗирләрне китерәләр, Казанга таба баручылар капчыкчыларны (ике-өч пот азык алып кайтучыларны) төягән була иде. Пароход һәм поездларга утырыр өчен бик зур бәхет, бик күп ришвәт бирергә уңганлык кирәк иде, югыйсә бер ай ятсаң да чара юк иде. Пароходта Казанга килеп төшүгә Самарадан артыграк мөһаҗир дулкынына, ач вә ялангач төркемнәренә очрадык. Шулай да, әле безнең үз кешеләребез дә, гомумән Казан шәһәре халкы бик үк ачлыкта түгел, хәтта кыш уздырырга да өметләре бар иде, фәкать ваба башлану вә тиз арада берничә имамның да вабадан вафаты дәһшәтне арттыра төште.

Вафат имамнардан берсенең урынына мине дәгъвәт кылдылар (чакырдылар – М.Ә.), Казанда кыш уздырып булыр дип, дәгъвәтләрен кабул кылачак булдым. Бу кайтуым Оренбургта ачлык куркуы булудан түгел, гаиләмне аталарына якын кылу теләге белән иде. Инде үзем дә кайтырга булгач, гаиләмне Казанда калдырып июнь ахырларында Оренбургка кайтып киттем. Бу кайтуда инде Самарада дәһшәт тагын арткан иде, бер атна йөреп, мең бәла белән поездга билет алып Оренбурга киттем, билет алып утырып китәр өчен биргән ришвәтем Оренбургача булган билет бәһасындан унбиш кат артык иде. Июль 2сендә Оренбурга барып төштем. Анда ваба башланган иде. Имамнар чиратлап зиратка барып, шунда ясалган баракларда юылып дәфен ителә (күмелә – М.Ә.) торган мәетләргә җеназа укып, дәфен итәләр иде, иң күп булган көне 75 мәет диделәр. Мөселманлыгы беленмичә гомуми урынга күмелгәне дә булгандыр. Бу мескен мөһаҗирләрнең бик күбесе төбәгән җирләренә барып җитә алмыйча юлларда үлеп калды, барып җиткәннәренең дә бик азы сәламәт йөреп кире кайтты, барган җирләрендә михнәт, мәшәкать вә һәр төрле авырулар белән кырылды. Әмма һиҗрәт итмәгән адәмнәр егермедән бер бәһасына булса да әйберләрен, йорт-җирләрен сатып базардан ни тапсалар, шуны алып төрле мәшәкать белән кышны чыкты. Кыш чыгучылар да ярты җанлы, ярты җансыз хәлдә иде, шәһәр урамларында кызыл йөзле, тук бер кеше очратырга мөмкин түгел, бөтен кеше саргаеп каткан мәет кыяфәтләре күрсәтеп йөри иде. Егерме икенче ел ашлык өлгергәнче хосусан февраль, март, апрельдә ашалмаган әйбер калмады, хәтта кара балчыкка кадәр ашалды».

Саша ДОЛГОВ.

Комментарии