Алар Җиңү яулап кайтты

Илебез генә түгел, бөтен дөнья Бөек Җиңүне билгеләп үтте. Бу Җиңүнең нинди кыйммәткә төшкәнен бөтен кешелек таный. Әмма яшьләр арасында аның турында төрле фикерләр йөри. Эх, шуны тарих дәреслекләрендә тулырак итеп язып, яшьләргә аңлатырга иде.

«Хәтер китабы»нда – сугышта үлеп калганнар, «Алар илгә җиңү яулап кайтты» дигәнендә исән-сау кайтучыларның исем-фамилияләре кертелгән. Ләкин ул китапларга керми калганнар да бик күп. Алар үпкәләп яшиләр яки рухлары рәнҗеп ятадыр кебек миңа.

Минем әтием дә Фин-Герман сугышларында, Суслонгер лагерында газап чигеп, 7 ел гомерен илебез азатлыгы өчен биреп, кайтканнан соң 3-4 ел хастаханәдә йөреп, 38 яшендә үлеп тә китте. Аның исеме бер җирдә дә телгә алынмый. Бу бит авыл җирлеге хакимиятенең игътибарсызлыгын күрсәтә. Авыл җирләрендә куелган һәйкәлләрдә дә үлеп калучыларның гына исемнәре язылган. Ә исән кайтучылар турында бер сүз дә юк.

Әтинең ике абыйсы да исән кайта. Берсе сугышта бер кулын калдыра. 54 яшендә фаҗигале вафат булды ул. 9 баласын әниләре ялгызы үстереп аякка бастырды. Хөкүмәттән бер нинди ярдәм күрмәде.

Җиңү яулап кайтучыларга да күбрәк игътибар биреп, һәйкәлләргә аерым такта белән аларның да исемнәрен язып куярга иде. Беркем дә онытылырга тиеш түгел бит.

Мин сугыштан соң туган бала булсам да, үзебезнең гаилә күргән газаплар аша сугышның ни икәнен, илебезгә, халкыбызга күпме авырлык, хәерчелек, җимереклек, күз яше, үлем, ятимлек, бәхетсезлек китергәнен бик яхшы беләм. Ятимлегем өчен гомер буе кимсенеп яшәдем. Минем яклаучым да, саклаучым да, булышучым да булмады. Берәр китапка яки һәйкәлгә әтинең исеме генә булса да керсә, мин горурланып яшәгән булыр идем. Хәзер инде исән кайтканнары да китеп бетеп бара. Исемнәрен мәңгеләштереп калдырсак, киләчәк буын аларны искә алыр, өлкәннәр алар рухына дога кылыр иде. Рухлары безгә, илебезгә риза-бәхил булып, рәхмәтләрен салып ятарлар иде.

Тыл батырлары турында да китап төзелә. Анысында да исемнәре онытылып калганнар, үпкәләп, рәнҗеп калучылар булмасын иде. Балалар горурланып искә алырлык китап чыгарырга язсын. Бу китапларны һәр мәктәптә таратып, дәресләрдә дә файдаланасы иде. Балалар үзләренең әби-бабайларының батырлыклары белән горурланып үсәрләр иде.

Әлфия ЗАКИРОВА,

Казан шәһәре

Комментарии