- 23.10.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №10 (октябрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Бу язманы язарга йөрәгемә бик авыр булган бер хәл мәҗбүр итте.
Быел җәй 90 яшен тутырган апам – Наилә Кадыйрова вафат булды. Ул 10 ел урын өстендә ятып, ике кызы тәрбиясендә яшәде. Урамда 30 градус эсселек. Апаны 90 километрдагы Әгерҗегә ярдырырга алып барырга куштылар. Транспортын табарга, бу эсседә ничә чакрым барырга кирәк... Бу гаделсезлеккә күпме күз яше түктек. Кайда соң сез халык тормышын җайларга тиешле депутатлар?
Безнең халык болай да рәхәт яшәмәде бит инде. Бабабыз кечкенә генә йорт салып, әтине өйләндергән. Ул арада сугыш башланып киткән. Әни шул кечкенә өйдә 3 бала белән калган. Әти зур йорт салырга бура да бураган булган, өлгерми калган.
Шул мунча кебек кечкенә генә өйдә без дүртәү. Шунда әбине дә алып кайттык, ул йөри алмый иде инде. Әле анда 5-6 бәрән, бозау да торды. Бәрәннәр безнең белән бергә йоклый иде. Әнкәй гомер буе зуррак йортка чыгарга хыялланды. Кая инде, таякка эшләделәр бит. Салымнан калган малларын 45 километрдагы Сарапул базарына сатарга баралар иде. Аның кыш көннәрендә өйгә ягарга дип өстерәп кайткан саламын без өчәүләшеп тә кузгата алмый идек. Шәлен җилкәсенә салган, үзенең чәчләрен ап-ак бәс каплаган булыр иде. Аннары колаклары начар ишетә башлады, тешләре төшеп бетте. Ә бит аңа бары 33 кенә яшь иде.
Төннәрен әнкәй тегү тегә. Йомшак капчыкны манып, апа белән миңа матур күлмәкләр тегеп кидерә. Хыялын тормышка ашырып, 1955нче елда өйне дә җиткерде. Җиткерүен җиткерде, үзе китеп тә барды...
Әни сөйләгәннәрдән:
«1942нче елның 30 градус салкын көне иде. Сельсоветка чакырдылар. Барсам, 2-3 таза ир-ат утыра. Сүз башларга курыккандай утыралар. Вагыйзьнең үлгән кәгазе килгәндер, вакытымны уздырасыз, тышта үгезем туңа, өйдә балалар, дип, кулларыннан кәгазьне тартып алып чыгып киттем. Менә сез дә сугышта түгел, минеке үлми, кем үлсен, дидем чыгышлый. Кайттым да, кызым, матчага кыстырыгыз, бу – әтиегез, дидем».
7 яшеннән әтисез калган апам да әнинең язмышын кабатлады. 40 яше тулмастан ике баласы белән тол калды. Пекарняда эшләде. 50-60 килолы капчыклар өстерәп, ярты Әгерҗе районы халкын туендырды. Аларны трактор белән Сарапулдан барып алып кайта, иңбашына салып бушата иде. Тракторчыдан башка араларында бер ир-ат та юк иде. Апа үзе дә тырыш булды, балалары да үзенә охшады. Мин апаның кызлары Кадыйрова Люция, Арсланова Лилия белән кияве Арсланов Расихка бик рәхмәтле. 10 ел буена әниегезне карадыгыз, кулларыгызда йөрттегез. Балаларыгыздан рәхәт күрегез.
Әкълимә ВАХИТОВА (НУРУЛЛИНА),
Әгерҗе районы, Кадыбаш авылы
Комментарии