Татар үзенең чын тарихын белергә тиеш

Татар үзенең чын тарихын белергә тиеш

Татарстанның төрле матбугат органнарында күренекле татар язучысы Вахит Имамовның «Запрятанная история татар» исемле китабы тирәсендә сүз куера башлагач, бу китапны тагын бер тапкыр укып чыктым. Китап тулысынча төрле тарихи документларга таянып язылган, анда бер генә ялган сүз дә тапмадым. Ләкин, шулай да, минем Русия судларына артык ышаначым юк.

Бер генә мисал китерәм: 2006нчы елда Чаллыда бер татарның зарын тыңларга туры килде. Аның сөйләвенчә, 6нчы сыйныфта укучы кызы бервакыт мәктәптән кайткач сумкасын атып бәрә дә еларга тотына. Шундый ук хәл бер танышыбызның кызы белән дә килеп чыга. Сәбәбе А.Преображенский һәм Б.Рыбаков әзерләгән «История отечества» дәреслегендә булып чыкты. РФ Мәгариф министрлыгы ул дәреслекне гомум белем бирү мәктәпләре өчен тәкъдим итә. Соңрак әлеге дәреслек белән безгә дә танышырга туры килде. Дәреслекнең эчтәлеге урыс халкының бөеклеге турындагы әкиятләр җыентыгын хәтерләтә. Урыслар кыю да, батыр да: «…так крепко и мужественно ездя, бились один с тысячей, а два с тьмою» (әлеге дәреслекнең 88нче битендә), матур да, мәрхәмәтле дә, ә татарлар ерткыч, кыргый вандаллар. Тарихи вакыйгалар сайлап кына алына, үзгәртеп, берьяклы гына бирелә. Әлеге дәреслекнең 89нчы битендә 12, 13 яшьлек баланы гына түгел, өлкән яшьтәге ирләрне дә тетрәндерерлек рәсем урнаштырылган.

Рәсем инглиз кулъязмасыннан, XIII гасыр. Татарлар учакта кеше итен кыздырып ашый.

Билгеле булганча, инглизләргә XIII гасырда гына түгел, аннан соң берничә гасыр үткәч тә әле татарларны күрергә дә, алар белән танышырга да насыйп булмый. Авторлар, әлбәттә, әлеге рәсемнең төрле дин әһелләре, бигрәк тә католик руханилар тарафыннан таратылган имеш-мимешләр белән куркытылган кешеләрнең күзаллавы гына икәнен аңлый. Мәктәп дәреслегенә шушындый рәсем куйганда дәреслек авторлары нинди максатны күздә тоткан? Әлеге дәреслекне мәктәпләр өчен тәкъдим иткән РФ Мәгариф министрлыгы нинди максатны күздә тоткан? Ничек аңларга була әлеге ялган, чынбарлыкка туры килмәгән рәсемне дәреслеккә куюны? Расизмның кирәгеннән артык ташып торуы беләнме, татарларны күрә алмау беләнме, милләт ара дошманлык тудырырга тырышу беләнме?

Мәктәптән күз яшьләре белән кайткан татар балаларына китерелгән психологик һәм әхлакый зыянны кем кайтарачак? Аларның саны РФ буенча йөзләгән мең, миллионлаган татар баласы.

Әлеге дәреслекнең эчтәлеге белән танышып, аның психологик яктан ныгып җитмәгән татар балаларына китергән рухи һәм әхлакый зыяннарын аңлагач, без битараф кала алмадык.

2006нчы елның 7нче декабрендә, без – Чаллыдан берничә кеше, әлеге дәреслек буенча прокурор тикшерүе зарурлыгы турында Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать белән чыктык.

2007нче елның 25нче гыйнварында безнең мөрәҗәгатькә республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Р.Г. Хакимҗанов имзасы белән Татарстан Прокуратурасыннан җавап килде. Түбәндә шуннан өзек китерәм: «Ваши доводы о том, что в указанном выше учебнике содержатся материалы, пропагандирующие исключительность, превосходство русского народа над другими народами, а также материалы, направленные на возбуждение межнациональной вражды и унижение национального достоинства татарского народа являются несостоятельными».

Аннан соң тагын ике елдан артык Мәскәүдә төрле суд инстанцияләрендә йөреп тә уңай нәтиҗәгә килә алмагач, без материалларны Европа судына җибәрдек. Алар кабул итеп алдылар, материаллар хәзер дә шунда ята. Алар бездән (әгәр мин ялгышмасам) тагын ниндидер өстәмә материаллар сорадылар, ләкин, төрле сәбәпләр аркасында, безнең инде алга таба вакыт та табылмады, бу эшне дәвам итү тукталып калды.

Җәмәгать, хәзер инде уйлап карагыз. Дәреслек ике вариантта бастырылган: 6нчы сыйныфлар өчен генә һәм 6/7нче сыйныфлар өчен берләштерелгән варианты. Беренче варианты 2002-2008нче елларда 8 тапкыр басылып чыгарылган, минем кулдагысы 2003нче елгы басма 50 мең тираж белән басылган, әгәр һәр басма шундый санда бастырылган дип уйласак, барысы бергә 400 мең тираж килеп чыга. Аның өстенә 6нчы һәм 7нче сыйныфларны берләштергән варианты, миндәге мәгълүматлар буенча, һәр басма 200 мең тираж белән 90нчы еллардан башлап кимендә 15 тапкыр бастырылган. Барлыгы кимендә 3 миллион дәреслек дигән сүз. Шулай итеп, миллионлаган тираж белән, бөтен дөньяга татарларны кыргый, ерткыч, кеше ашаучы вәхшиләр дип таныткан, миллионлаган урыс балаларына, сез бөек милләт балалары, ә менә сезнең белән күрше партада утырган татар баласы кыргый, вәхши милләт вәкиле, аның бабалары кеше ашаучылар, дип татар балаларын кимсетү, аларның психикасына коточкыч басым ясауны Русиянең экстремизмга каршы көрәшүче оешмаларында, суд органнарында күрергә теләмиләр. Чөнки зыян күргән як – татарлар.

Бәлки, алар чыннан да татарларның үсеш дәрәҗәсе бик түбән, алар бернәрсә дә аңламый, алар белән нәрсә эшләсәң дә була дигән фикердәдер. Ләкин татарлар өстенә нинди генә пычрак атсалар да, тарихи фактлар башканы сөйли. Урынны күп алмас өчен, шуларның берсен генә әйтеп китәм: Сарай – Алтын Урданың башкаласы, үзенең уңайлыклары, урыс шәһәрләрендә булмаган фонтаннары, чирәп торбалы су үткәргечләре белән дөньяда иң бай һәм иң югары мәдәниятле шәһәрләрнең берсе була. Үзенең университеты күренекле галимнәре, иҗат ияләре К.Ар-Рахибаш, С.Тафтазани, Х.Базади, К. Куджанди, Сәиф Сараи, Мәхмүт Болгари, Хисам Кятиб һәм күп кенә башкалар булган. Сарай шәһәрендә Коперникка кадәр 150 ел алдан ук инде җирнең кояш тирәсендә әйләнгәнен белгәннәр. Казан ханлыгына килсәк, анда башлангыч, урта мәктәпләр, Казан кирмәне мәчетендә югары типтагы мәдрәсә эшләгән. Шагыйрьләр – Казан ханы Мөхәммәт Әмин, Мөхәммәдьяр, Өмми Камал, Гариф бәк, Мөхәммәт Шәриф, 1552нче елда ватанын саклап һәлак булган галим һәм шагыйрь Кол Шәриф һәм башкалар үзләренең әсәрләрен иҗат иткәннәр.

Бүгенге урыс дәүләтенең тарихы Мәскәү князе Иван III хакимлек иткән дәвердән – Алтын Урда чорыннан башланып китә. Үзенең барлыкка килүе, бүгенге көндә яшәве белән урыс халкы татарлар алдында бик зур бурычлы, ләкин алар аны танырга теләми.

Югарыда әйтелгәннәрдән, Русиядә экстремизмга каршы сәясәт татарларга һәм башка урыс булмаган милләтләргә каршы юнәлтелгән, дигән нәтиҗә ясап була, шулардан чыгып, мин татарларны уяу һәм бердәм булырга чакырыр идем.

Татарның мең елларга сузылган Бөек тарихы бар, ләкин ул аларны ялган мәктәп дәреслекләреннән түгел, ә чын, дөрес чыганакларга таянып өйрәнергә тиеш.

Рифкать СӘГЫЙДУЛЛИН,

Тукай районы

Комментарии