Бетерү реформасы

Хөрмәтле «Безнең гәҗит»челәр, рәхмәт сезгә. Дөньяда булган хәлләрне язып барасыз. Минем үземнең дә илдәге, дөньядагы хәлләрнең барысын да аңламаган чакларым бар.

Менә ни өчендер Дәүләт Думасы депутатлары арасында завод-фабрика эшчеләре, крестьяннар юк. Гади халык партиягә керми микәнни? Дәүләт Думасында гел партия әгъзалары гына утыра. Аларга властьны алып биргән халык юк. Ни өчен шулай? Ул партияләр сайлау алдыннан гына кузгалалар бит. Партияләр килешеп тә эшләмиләр күрәсең.

Тагын бер нәрсәне аңлап бетермим, нигә безнең илдә демография реформасы эшләнмәде. Путин ул турыда сорады, ләкин җавап бирүче булмады. Берәү дә аның сәбәбен әйтә алмады. Минемчә ул сәбәп авыллар белән бәйле. Авылларда элек 3-4 баладан ким бала алып кайткан гаиләләр юк иде. Күбесендә 6-10 бала үсте. Элегрәк 5 баладан күбрәк булса, күп балалы, дип, акча бирә башлыйлар иде. Хәзер шәһәрдә бер бала туса да акча бирәләр. Авыл балалары Совет армиясенең нигезе иде. Алар илебезгә җаннары-тәннәре белән бирелгән булып үстеләр. Физик яктан да тазалар, ныклар булдылар.

Демография реформасына тагын бер нәрсә тоткарлык ясады, минемчә. Ул – бердәм имтихан. Бу реформа Европа илләрендә булып үткән бит инде. Шуның аркасында күпме бала үз-үзенә кул салды. Уку балаларга киресенчә йогынты ясады. Бала бит алган белемен анализлап, нәтиҗә ясап башына сеңдерергә тиеш, тамга куеп кына утырырга түгел. Америка президенты Кеннеди: «Иң яхшы белем СССРда бирелә», – дип әйткән иде Гагарин космоста булып кайткач.

Бездә бер реформа яхшы эшләде – авылларны һәм вак-төяк шәһәрләрне җимерү реформасы. Ул әле дә дәвам итә. Аны туктатырга уйлаучы да юк. Әлеге реформа болай башланды. Зур йөк машиналары белән колхоз-совхозларга килеп, сезнең колхозыгыз банкротлыкка чыкты, дип, бөтен булган техникасын төяп алып киттеләр. Эшче халыкка аңлатып торучы да булмады. Кемгә, нинди бурычлары булган – беркем дә белмәде. Яңа туган бозауларга кадәр алып киттеләр. Кемгә сатканнар, күпме керем китергән – берәү дә белми. Шулай итеп, каралтылар буш, колхозчылар эшсез калды. Әгәр дә, сезнең колхозыгыз яки совхозыгыз банкротлыкка чыкты, бурычыгызны әкренләп түләгез, дисәләр, түләр идек әле. Безнең халык эшчән, тырыш халык бит ул. Маллар да исән булыр, кешеләргә дә эш булыр иде, дим мин. Юк шул, халыкны төп башына утырттылар. Фермалар артыннан мәктәпләр ябылды, клублар, медпунктлар бетте. Кайбер авылларда кибетләр дә юк.

Оптимизация зур булмаган шәһәрләрне дә «кытыклады». Завод-фабрикалар ябылды, халык эш эзләп кайсы кая таралышты. Хәзер менә шул эшне дәвам итеп, авыл хакимиятләрен таратырга план коралар. Монысы инде авылларны юкка чыгару белән бер булачак. Авыл советы депутатлары югыйсә халыкка иң якын торган депутатлар. Аларга эш хакы түләп, халык белән ныграк кына эшләтергә кирәк югыйсә. Хәзер бит авыл белән район үзәкләре арасында автобуслар да йөрми. Кеше йомышы төшкән саен ничек итеп барырга тиеш була? Анысын да уйларга кирәк.

С. ХАҖИЕВ,

Башкортстанның Бакалы районы, Мирзаһит авылы

Комментарии