Бик авыр икән ул танышыңны югалту

Мин үземне хәтерли башлаганымнан бирле кешеләр белән исәнләшергә, аралашырга, хәлләрен белешергә һәм, мөмкинлек булганда, булышырга тырыштым. Минем ул гадәтем бөтен аңлы гомеремдә дәвам итте. Мисал өчен, менә боларны искә алу дөрес булыр: мәрхүм әнкәй салкын тидереп, гомере буе коры ютәл белән газап чикте. Мин аны бик жәллим. Һәрвакыт аның тормышын ничек кенә җиңеләйтергә дип уйлый идем. Иртән әнкәй сыерны сава иде дә, көтүне үзем куа идем. Кичтән үк: «Җәфаланып йөрмә, көтүне үзем куармын», – дип әйтеп куя торган идем. Малай вакытымнан тотынып, 1959нчы елны 22 яшемдә институтка укырга киткәнче, көтүне үзем кудым. Мин үзебезнең малларны гына түгел, күршедә яшәүче әбиләрнекен, апаларныкын да куа идем, аларны: «Бар, кайтыгыз, сезнекен дә үзем куармын», – дип кайтарып җибәрә торган идем. Алар безнең яннан рәхмәтләрен әйтеп борылып кайтып китәләр иде.

Эшләгән дәвердә, шәһәрне чыгып, авылларына кайтырга машина булмасмы, дип көтеп торучыларны, машинаны туктатып, без фәлән күмәк хуҗалыкка барабыз, анда кайтучылар юкмы, дип чакырып ала идем. Йөгереп килеп утыралар иде дә, авылларына кайтып җиткәч, рәхмәтләрен әйтеп төшеп калалар иде. Гомумән, мин юлда да, автобуста, самолетта, пароходта йә поездда булсынмы ул, янымда баручы кеше белән якыннан танышып, сөйләшеп барырга яратам. Ничек инде яныңдагы юлдашың белән ике җансыз нәрсә кебек, сөйләшмичә барырга, ди? Андый кешеләр дә бар, мин беләм. Аллаһы Тәгалә безне нәрсә өчен телләребез һәм колакларыбыз белән яралткан?

Шушы башланган уй-фикерләрем белән мин үземнең гомеремдә минем өчен иң әһәмиятле булган бер вакыйганы искә алам. Узган гасырның җитмешенче елларында шикелле күңелдә калган. Миңа Кисловодск шәһәренә ял итәргә барырга юллама бирделәр. Әйбәт кенә барып җиттем. Безне – СССРның төрле төбәкләреннән килгән өч ир-атны бер бүлмәгә урнаштырдылар. Бер иптәш Минск каласыннан, 1925нче елгы Иван Викторович Матошко дигән абзый булып чыкты. Икенче иптәшнең исем-фамилиясе дә, кайдан, кем булуы да онытылган, гомумән, ул шундый гына кеше иде. Күрәм, Иван Викторович бик борчылган. Гаиләсендә күңелсез хәлләр булганы ачык күренеп тора. Тыныч кына ял да итә, йоклый да алмый. Үземчә болай дип уйланам: «Хатынының намуссызлыгы тормышларын бозгандыр». Батырчылык итеп, үзеннән сораган идем, мин уйлаган сәбәпне төгәл генә раслап куйды. Миңа ул бик жәл булды. Күрәм, аңа ярдәм итәргә кирәк. Шулай итеп, мин аны тынычландырырга керештем. Мин әйтәм: «Иван Викторович! Сезне монда ял итәргә, сәламәтлегегезне ныгытырга җибәргәннәр бит. Йәгез, тынычлап ял итегез, бу санаторийның файдасын күрик», – дип үгетлим. Аллаһның рәхмәте белән, абзый тынычланды. Без аның белән якыннанрак аралашып киттек, кем булуыбыз, нәрсә белән шөгыльләнүләребезне сөйләдек. Ул фән кандидаты, китаплар авторы, поляк теленнән тәрҗемәче иде. Шулай итеп, ял вакытыбызны әйбәт кенә үткәрдек. Кайтып киткәнче адресларыбызны алмаштык. Кайтып, озак та үтмәде, миңа аннан хат килеп төште. Хатларны еш алышып тордык Иван Викторович белән. Берсендә ул яза: «Илгизәр Шәриф улы, мин күптән инде сезгә бер үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә телим, әмма сезгә өстәмә мәшәкать булыр дип, язарга базмыйм, – дигән. – Татар язучыларының русчага тәрҗемә ителгән әсәрләрен табып, миңа җибәрә алмассызмы?»

«Миңа ул бернинди дә мәшәкать тудырмый. Баштан ук язарга кирәк иде, табармын, җибәрермен», – дидем. Иван Викторович миңа караганда шактый олы, күренекле кеше иде. Шуңа күрә мин аны бик тә хөрмәт итә идем, ул да мине хөрмәт итте. Шулай итеп, абзыйның үтенечен үтәргә керештем. Казанга баргач, иң беренче тапканым, Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романының русчага тәрҗемәсе булды. Ул китапны таба алуыма үзем дә шат идем. Ә инде кулга алгач, укып карагач, Иван Викторовичның ничек шатланганын белсәгез. Китапка, язучыга нинди бәя бирүен ул миңа хатларында язды. Берсендә: «Шундый автор турында башка төбәкләрдә берни дә белмичә яшибез, – дип язган иде. – Ник ул әсәрләрнең тәрҗемәләрен башка төбәкләрдә дә чыгармыйлар?» Мин аңа унлап микән, китап җибәрдем. Хәзер кайсы язучыларныкы икәнен дә хәтерләмим инде. Минем белән очрашканчы, аңа татар милләтеннән булган кешеләр белән аралашырга туры килмәгән. Минем белән аралашкач, татар язучыларының китапларын укыгач, аның Казанны күрәсе килә башлаган. Бер ялы вакытында ул Казанга килеп, Кремльне күреп киткән иде.

Бер заманны ләм белән дәвалый торган санаторийларга барырга юлламалар булмау сәбәпле, миңа Минск-Калининград калаларына туристик юллама биргәннәр иде. Ике калада берәр атна булдым. Барып җитеп, урнашкач, шалтыраттым. Абзый хатыны белән мине үзләрендә торырга чакырды. Мин алай ярамаганын аңлаттым. Алай булса, һәр кичне турыдан-туры безгә киләсез, дип чакырдылар. Шулай итеп, көндез – турист, ә кич – кунак булып яшәдем. Әгәр, бүген арыдым, сезгә килеп тормыйм инде, дисәм, хәзер такси белән килеп алабыз, дигән җавап булды. Әлбәттә инде, мин аларны борчымаска, үзем барырга тырыштым. Шулай итеп, һәр кичне аларда булырга туры килде. Аларга барып кереп, тормышлары белән танышкач, мин менә нәрсәгә гаҗәпләндем: өйләрендә бөтен стена буенда идәннән түшәмгә кадәр шкафлар, алар китап белән тулы. Минем бу дәрәҗәдә күп булган китапны беркайда да күргәнем юк иде. Моны әдәби байлык дип атаргамы? Димәк, Иван Викторович шул дәрәҗәдә китап яратучы булган, ул юкка гына татар авторларының китаплары белән дә кызыксынмаган, һәм укып чыккач, аларга бәя биреп азапланмаган. Бер кичне алар гаиләсе белән мине театрга алып киттеләр.

Бер заманны Иван Викторовичтан бик озак хәбәр булмый торды. Мин хаты килер дип көтеп йөрим, юк. Үзем язып салдым. Озак та үтмәде, җавап килде. Иван Викторович каты авырып, мәңгелеккә китеп барды, диелгән. «Мин, сезгә хәбәр итәргә кирәк, дигән идем, рөхсәт итмәде, борчыйсы килмәде», – дип язылган иде хатта.

Шулай итеп, Иван Викторович дөнья белән саубуллашып, мәңгелеккә китеп барган. Тормыш бит ул шулай, без бер-беребездән ерак җирләрдән, төрле яшьләрдә, төрле милләт вәкилләре очрашып, танышып, бер-беребезне бик хөрмәт итеп, хәбәрләшеп яшәдек. Мин, гомумән, үзебезнең мөнәсәбәт белән бик канәгать идем. Ә ул безнең татар язучылары әсәрләре белән «баеп», аларны укып, күпме канәгатьләнү алгандыр. Ул, автор буларак, миңа үзенең китапларын да, башка авторларны да җибәргәләп торды. Ул хат саен безнең авторларны мактап бик күп яза иде, чөнки ул чын мәгънәсендә аларны дөрес аңлаган һәм дөрес бәяләгән. Андый иптәшләрне югалту кызганыч, әмма безнең үзебездән тора торган хәл түгел бу.

Илгизәр ГАЛИ,

Тәтеш шәһәре

Комментарии