- 25.12.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №51 (19 декабрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Сер түгел, телевидениебез әкәмәтләргә бай. Яшь, мөлаем йөзле татар егете попларның «клобук» атамалы баш киемен кигән дә, «Господи, помилуй», дип, объектив каршында берничә мәртәбә кабатлый. Кабатлый да, клобукны салып: «Әни күрмәсә ярар иде», – ди. Үзе генә түгел, арттарак иптәшләре дә бар.
Аңлашыла ки, яшь чак – чәчәк чак, үзен «мин» дип, бар дөньяга күрсәтәсе килә торган чак. Әмма горурланырлык итеп күренәсең килә икән, минемчә, башка юлны сайла. Әнә Зиннәтулла Билалетдинов, Данис Зарипов, Ринат Акчурин һәм башка бик күпләр башларына клобук кимичә дә булдырдылар. Кызларга да үрнәк күз алдыбызда: Алинә Заһитова, Туктамышева Елизавета, Алинә Кабаева һәм башкалар.
Казанның йөзе урыслашканы, мохитның Мауглилар көтүен бар итәрлек дәрәҗәдә икәнлеге күз алдыбызда. Русиядә 160 тирәсе милләтнең 136сы җан тәслим кылу алдында булуын әйтеп, ЮНЕСКО инде 2009нчы елда ук бар дөньяга чаң сукты. Юкка чыгуның иң үтемле ысулы – ирекле мәгариф системасының булмавы, телнең буыннан буынга күчмәве. Киләчәктә дә шуны дәвам итәселәре күз алдыбызда.
Зар-интизарга күчмичә, һәрберебез үзебезнең ни эшли алганыбызны барлыйк. Беренчедән, түрәләребез бар, Президентыбыз бар, алар эшләсеннәр, дип кул кушырып утыруның мәгънәсезлеген аңлыйк. Сайлауларның бу илдә үзенчәлекле булуы аркасында, аларның «по Татарстану» икәнлеген аңлыйк. Президентыбызның «с оглядкой» эшләргә мәҗбүр икәнлеген аңлыйк. Үзебезгә калса, балабыз булсын, оныгыбыз булсын, туып теле ачыла башлауга, һич кичекмәстән: «Син татар баласы! Син татар! Гомерең буена татарлыгыңны онытма», – дип тәкрарлап тору һич кенә дә артык булмас. «Син мишәр, син типтәр», – дип мин-минләнүче, бер-беребезгә каршы куючы татарларга, кем булуларына карамастан, «Син ахмак», – дип әйтү дә урынлы булыр.
Икенчедән, аралашыйк, сөйләшик. Казанда гына да 1 млн. 200 мең халыкның яртысыннан артыгы татар. Шуларның 10% гына булса да үз телендә татарча сөйләшә икән, һәр көнне Казанда 60 мең кеше татар телен яңгыратыр иде. Яңгыратыр иде дә, татар барлыгын белгертер иде дә. «Зачем нам татарский, когда вы сами не разговариваете по-татарски», – дип әйтүчеләр колагына кертер иде. Үз илебездә, үз җиребездә үзебезне килмешәк сыман тотмыйк. Мескен булу, килмешәк рәвешендә яшәү башка халыкларның безгә карата ихтирамын һич кенә дә арттырмас.
Кием. Милли кием. Ир баш икән, түбәтәйле баш булсын иде ул. Хатын муен икән, милләт сагына борсын инде ул. Ягъни, татарлыгыбызга һәрберебез үзебезнең өлешебезне кертә алабыз.
Соңгысы. Хокукларыбыз сагында торырга тиешлеләрнең мәктәптән мәктәпкә йөреп, рәсми рәвештә үз телебездә укытуны тыюлары – бу илдә бары тик бер телле Мауглилар калдырырга омтылучылар гамәле. Мәктәпләр, балалар бакчалары, гомумән яшь буынның яшәү рәвеше бүгенге көндә бездән читләштерелгән икән, зарланып утыру гына аз. Телебезне яңадан үзегезнең мәгариф атамалы арбагызга алыгыз инде, дип, милли телләрне бетерүчеләр бусагасын таптау мескенлек тә, мәгънәсезлек дә. Киләчәк буынны тәрбияләү һәр милләтнең вазыйфасы. Чиркәүләр саны арткан саен, аларның мәктәпне дә үз карамакларына алуларын көтеп утыру килешмәс. Аң булыйк.
Рәүф ИБРАҺИМОВ,
Татарстан Республикасы Аксакаллар Шурасы рәисе

Комментарии