«Эчкече булмасам да, балаларымны ятимнәр йортына җибәрделәр»

«Эчкече булмасам да, балаларымны ятимнәр йортына җибәрделәр»

Начар тормышта яшәмибез кебек: урам тулы машина, кибет киштәләре дә сый-нигъмәттән сыгылып тора… Тик игътибар белән карасаң, арабызда очын-очка ялгап яшәүчеләр дә җитәрлек. Биектау районының Сасмак авылында яшәүче Фәнисә Газизҗанова, мәсәлән, «хезмәт хакыннан хезмәт хакынача» яши һәм акча аласы көнен ай буе диярлек зарыгып көтә. Өч бала анасы ул: кызы Миләүшә – 6нчы, улы Марат 2нче сыйныфта укый, ә төпчеге Рәсим әле 3 яшьтә генә. Балаларның кәнфит белән прәннек сорый торган чагы. Тик Фәнисәнең хезмәт хакы бәләкәй – нибары 8 мең сум. Шуңа күрә кибеткә кергәч тә ике ут арасында өзгәләнә ана. Нәрсә алырга: кәнфитме, әллә он һәм ярмамы?

ИДӘН ЮЫП ТАПКАН АКЧАЛАР

Фәнисәнең тормышы шактый катлаулы. Бөтенесен язсаң, бәлки, китап калынлыгы булыр иде. Сүзне кыска тотканда, язмабыз герое турында менә нәрсә әйтергә мөмкин: югары белеме юк, мәктәпне дә тәмамлап бетерә алмаган. Кыз күп балалы гаиләдә үскән, эне-сеңелләрен тәрбияләү тулысынча аның өстендә булган, шуңа юньләп укырга йөри алмаган. Урта мәктәпне тәмамлый алмавы, үзе әйтүенчә, шуның белән бәйле.

Өйдәге бала-чаганы үстереп буй җиткергәч тә, белемен арттырырга, кая да булса укырга керергә омтылмый кыз – кияүгә чыгу ягын карый. Бәлки, ир белән тормыш көтү җиңелрәк булыр дип уйлагандыр, ә бәлки үз почмагын булдырасы килгәндер. Тик иртә уңмаган кич уңмас, дигәндәй, тормышы барып чыкмый. Яшь гаиләдә бер-бер артлы балалар туа башлый, һәм «тәпи юу» белән каршы алына торган бу шатлык иренең туктаусыз хәмер кулланып, чын сәрхушкә әйләнүенә китереп җиткерә. Исерекнең башына ни килә – шул теленә күчә, шуңа күрә еш кына йортта низаглар чыга башлый, ахыр чиктә Фәнисә дә, балаларын ияртеп, кабат әнисе йортына кайтырга мәҗбүр була. Ә әни йортындагы тормыш шулай ук татлылардан түгел. Авылдашлары әйтмешли, нәрсә бүлешә алмаганнардыр, тик Фәнисә үзенең әнисе Миңзифа апа белән эт-мәче мөнәсәбәтендә яши. Хәер, ана белән кыз үзләре дә моны яшерми.

Менә шуңа күрә, ирдән аерылып кайткан, кулында өч баласы булган Фәнисә читтән бер тиен ярдәм дә алмыйча, бары тик үзенең 8 мең сум акчасына гына көн күрергә мәҗбүр. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик – идән юып таба ул бу акчаны.

– Мин ун чакрым ераклыктагы авылдагы бер оешмада җыештыручы булып эшлим. Ике катлы бинаны көненә ике мәртәбә юарга кирәк. Эше авыр дип зарланмыйм, тик менә хезмәт хакы гына аз. Башка җиргә күчәр идем: эш юк. Урнашу өчен әллә кайларга барып карадым, «шалтыратырбыз» диләр дә, эшкә алмыйлар… Әнә шуңа: «8 мең генә булса да, акча бит ул», – дип йөргән булам.

Безнең бай илебездә өч бала анасының 8 мең сумга көн күрүе гаҗәп хәл кебек. Балаларның үсә торган чагы. Бу сумманың гына аларны аякка бастыру өчен җитешмәве көн кебек ачык. Шуңа күрә, дәүләттән бераз булса да, өстәмә түләүләр юкмы, дип кызыксынам. «Бер балага 280 сумнан субсидия түлиләр. Бетте», – дип җаваплый ана. Алай гына булырга тиеш түгеллеген аңлатам. Тик Фәнисә Газизҗанова социаль яклау үзәгенә барып, акча даулап йөрергә мөмкинлеге юклыгын әйтеп, каршы килә: «Анда барсаң, документ җыярга кирәк. Ә мин документ эшен аңламыйм. Һәм юньләп укый белмим…»

Ай буе ничек яшисез соң, дигән сорауга, өч бала анасы: «Белмим», – дип җавап бирде. Ярый әле авыл кибетеннән әҗәткә яздырып алып була. Ә хезмәт хакы алгач, шуны түлисең дә, аннары тагын әҗәткә алырга мөмкин. Кызганыч хәл.

– Әле җитмәсә, мәктәптә балаларга ашау өчен акча алып килергә кушалар. Берсенә – 300 сум. Мин укытучыга әйткән идем, ник һаман акча сорап торасыз соң, дип, «Башка балалар ашаганда, сезнекеләрнең дә ит ашыйсы киләдер ич?» – ди. Түләмәсәм, ашатмыйлар. Мәктәп директоры белән дә бу турыда сөйләшеп караган идем. Аңа күп бала анасы булуым хакындагы таныклыкны алып бардым. «Бу документ бернинди ташлама да бирми», – дип кайтарды. Нүжәли күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче укучылар бушка ашарга тиеш түгел инде?

Закон нигезендә, тиеш. Шуңа күрә, Фәнисәнең балалары укыган мәктәп директоры белән әңгәмә корып кайттык. Ялгыз ананың матди ягы турында аңлатырга тырышуыбыз бушка китмәде. Директор белән уртак тел таптык. «Мондый авыр хәлдәге гаиләләр тагын бар бездә. Без укучылардан акчаны ит өчен дип җыябыз. Тик кереме аз гаиләләргә бу сумманы бирүне мәҗбүри итеп куймыйбыз бит. Түләмәсәләр дә була, алардан акча сорамабыз», – дип җавап бирде ул.

БАЛАЛАРНЫ АЛЫП КИТКӘННӘР

…Фәнисә Газизҗанова белән сөйләшкән арада тагын бер сорауга җавап эзләдем: ә киемгә ничек җиткерәсез?

– Базардан арзанракны карыйм инде. Яки кеше бирә… Сез уйламагыз, хезмәт хакым аз булса да, балаларымны ким итеп үстермим – тамаклары тук, өсләре бөтен. Үзем аракы эчеп, тәмәке тартып, азып-тузып йөри торган хатын да түгелмен. Хәтта бәйрәмнәр вакытында да бер рюмка хәмер салып бирсәләр дә, аны читкә этеп куям. «Миңа ярамый, мин әни кеше», – дип әйтәм.

…Әңгәмәдәшемнең хәмер темасына кереп китүе юктан гына түгел. Узган ел булган хәлләрдән әле дә күзләре яшьләнә. Эш шунда: опека бүлеге ярдәме белән Фәнисәнең өч баласы да сигез ай ятимнәр йортында булып кайткан.

– Исерек, балаларын карамый торган кешеләрне ата-ана хокукыннан мәхрүм итүләре, балаларын алып китүләре турында күп ишеткәнем бар. Тик минем балаларны нәрсә өчен алып киттеләр – әле дә аңлый алмыйм. 2015нче елның җәендә иң кечесе белән больницада ята идем. Опекадан шалтыраттылар. «Әзерләнегез, балаларыгызны алып китәбез», – диләр. «Кая?» – дим. Әйтмиләр. «Нәрсә өчен алып китәсез соң?» – дим. «Син, эшләмичә, өйдә утырасың», – диләр. Ә бит мин декрет ялында идем! Балага 3 яшь тулганчы өйдә утырырга хакым бар, югыйсә. Анысын исәпкә алмадылар. «Эшкә чыкмасаң, балаларыңны бирмибез», – генә диделәр. Ике зур сумка киемнәрен төядем, үз кулларым белән тоттырдым опека хезмәткәрләренә. Балаларның барысын да ятимнәр йортына җибәрделәр. Ул көннәрдә кичергәннәремне үзем генә беләм. Йөрәгем бозылды. Тынычландыра торган дарулар эчертеп кенә исән калдырганнардыр. Авыр булды, еладым, балаларны кайтармасагыз, үземә кул салачакмын, дип кисәттем. Опека бүлегендәгеләрнең һәммәсе белән кычкырышып беттем: «Мин аларны барыбер кайтарам», – минәйтәм.

Фәнисәне яклап, авыл башлыгы да барган булган опека бүлегенә. Бу хакта Мүлмә җирлеге башлыгы Ренат Гәрәфиев үзе менә нәрсәләр сөйләде:

– Балаларның анасы турында бер начар сүз дә әйтә алмыйм – ул балалары өчен үлеп тора. Тик әнисе белән мөнәсәбәтләре начар, балаларын приютка да җибәреп алдылар. Әнисе белән низагка керделәр дә, торырга урыннары юк дип, гариза язды, ахрысы. Без бу ситуациядә Фәнисәгә үзебезчә ярдәм күрсәттек инде. Балаларны кайтарырга да булыштык. Булган, тәртипле хатын бит. Әле эчкән кешеләрнең дә балаларын алып китмиләр, ә монда эчкечелек турында сүз дә була алмый. Бу очракта, билгеле, аның балаларын алып китү бик үк дөрес булмады, дип уйлыйм.

Әңгәмәбез барышында әнә шундый яңалыклар билгеле булгач, Фәнисәдән турысын сорадым, балаларны чынлап та әби кеше «ярдәме» белән озатканнармы?

– Әни белән мөнәсәбәтләрем яхшы түгел. Без аның белән сөйләшмибез дә. Кияүдән аерылып кайткач, башта сүз әйтмәгән иде, тик өйдә ятканны яратмады. «Безнең заманда бәби табу белән эшкә чыгалар иде, ә син өйдә ятасың», – дип, эшкә куды. «Үзегезне үзегез ашатыгыз, мин ашатмыйм», – диде. Сабыйларымны алып киткәч, аңа бик каты үпкәләдем. «Минем аркада түгел, мин гариза язмадым», – ди ул үзе. Ә кем язган соң? Балалар ятимнәр йортына киткәч, авылдашлар да шаккатты. Менә карагыз – әле дә кулларым калтырап тора бу хәлләрне исемә төшергәндә. Мин бит аларны барыбер аякка бастыра алам, ник анасы исән була торып, шушы эшне эшләделәр, дип аптырыйм.

Фәнисә сабыйларыннан аерылганнан соң тормышының яме югалуы турында сөйли. Алар белән очрашырга барган вакытларында юл буе елаган, ә ятимнәр йортына килеп кергәч, аңа кушылып, балалары да күз яше түккән.

– Йөгереп чыгалар иде дә: «Безне моннан тизрәк алып кит инде», – дип ялыналар иде. Ашатулары да әйбәт югыйсә, бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган, тик барыбер минем янга кайтасылары килде. Йөри торгач, сигез ай дигәндә, узган ел барыбер алып кайттым. Балалар әле дә ятимнәр йортында булган көннәрен оныта алмыйлар. Өйгә ят кеше килеп керсә дә куркып калалар. Иң кечкенәсе кайтканнан бирле миңа «мама» дип эндәшә. Тегендә шулай өйрәнеп калган. Һич «әни» дип әйттереп булмый!

«ҮЗЕ ГАРИЗА КАЛДЫРДЫ БИТ!»

Суыткычыңда ничә банан булуында, гаиләдәге ызгышларда, балаларың кәнфит ашау-ашамавында кемнең нинди эше бар? Мөгаен, Фәнисә Газизҗанова опека хезмәткәрләренә ишек ачканда әнә шулай дип уйлагандыр. Әйе, аның акчасы күп түгел, әйе, өстәле кызыл һәм кара уылдыктан сыгылып тормый. Тик ашарга бар бит? Балаларны нигә алып китәргә соң?

Кызганыч, мондый хәлләр илдә буа буарлык. Хәтта абсурдка әйләнгән очраклар да шактый. Әйтик, «өеңдә ремонт ясалмаган» дип тә опека органы вәкилләре балаларны «тартып алырга» мөмкин. Аларга сабыйларны «гаиләдән алу» хокукы, балаларның сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч янаган очракта бирелә. Интернетта «балаларны тартып алу» темасы буенча эзләнә башлау белән, әллә никадәр мәгълүмат чыга. Бер блогер, мәсәлән, үз күзәтүләреннән чыгып, ата-аналарны сабыйсыз калдырган сәбәпләр исемлеген төзегән. Алар арасында мәсәлән «балага вакытында прививкалар ясалмаган булу», «өйдә йорт хайваннары асрау», «идәндә уенчыклар һәм чүпләр аунап яту», «балага кырыс мөнәсәбәт турында күршеләрдән килгән зар», «уенчыкларның җитәрлек күләмдә булмавы» һәм башкалар бар.

Ә менә Биектаудагы хәлгә ни сәбәпче булган? Биектау районындагы «Өмет» халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге бүлегенә барып, балаларны ни сәбәпле алып китүләре турында тулырак беләсебез килде. Тик анда бирелгән җавап, моңа кадәр ишеткәннәрдән шактый аерыла иде: «Фәнисә балаларын үз теләге белән гариза язып калдырып китте!»

– Сабыйларны тартып алучы булмады. Фәнисә Газизҗанова үз гаризасы белән аларны ярты елга приютка урнаштыруны сорады. Ата кешедән дә рөхсәт алынды, опека аша бу ходатайство үтте. Сәбәбе мондый. Бу гаиләдә, төгәлрәк әйтсәк, әби белән ана арасында конфликт бара иде. Әби аларны, «акча урлыйлар, үч алалар, теләсә кайда йомышлыйлар, мине мыскыл итәләр», дип куып чыгармакчы булды, яшәргә урыннары башка булмады. Ә Фәнисә үзе бу вакытта эшләми иде, чөнки кечкенә баласын карарга кирәк, – дип сөйләде үзәкнең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Энҗе Шакирова, – Шул вакытта аңа ярдәм итү йөзеннән, бары тик үз гаризасы белән генә балаларны вакытлыча урнаштырып тордык. Фәнисә 4 класс укып бетергән – белеме юк. Шуңа кем нәрсә әйтә, шуннан чыгып фикер йөртә. «Балаларны органнарга сатып җибәрәләр икән», – дип тә йөрде ул. «Син аларны башка күрмисең инде», – дип сөйләгән авылдашларына ышанып куркып та калды. Андый хәл булмады. Аның кредитлары күп иде, без аңа ярты ел эчендә торырга урын табу, бурычларыннан котылу өчен җай гына тудырдык. «Яшәү өчен акча булмау һәм торак булмау» дигән категория бар. ПДН тарафыннан, нәкъ менә шул категория нигезендә бу гаилә исәпкә куелган иде. Фәнисә балаларның кая китәчәген беренче көннән үк белеп торды.

Язмабызда вакыйгаларга катнашы булган һәр тарафның фикерен язарга теләдек. Тик кызганыч, мөдир һәм авыл башлыгы әйтмешли, балаларның приютка китүендә төп сәбәпче булган әби кеше – Миңзифа апа белән генә аралашып булмады. «Кызым белән мөнәсәбәтем бик начар. Башка сүз әйтә алмыйм», – дип, җавапны кыска тотты ул.

Бу вакыйгада «гаепле» дип кемне атарга да белмәссең. Балаларны йорттан куган әби кешенеме, әллә инде әнисе белән уртак тел таба алмаган Фәнисәнең үзенме… Ә бит кыз әнисенә хөрмәт белән караса, ана кеше исә, үз чиратында, көченнән килгәнчә ярдәм итсә, вакыйга корбаннары булган сабыйлар, бәлки, «ятимнәр йорты»н төшләрендә күреп, елап уянмаслар да иде…

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Биектау – Казан

Комментарии