«Иремнең аягыннан үлек ага, табиблар ни булуын белми»

«Иремнең аягыннан үлек ага, табиблар ни булуын белми»

Әтнә районының Күшәр авылы егете Рияз Мөхәммәтҗановка карап, якыннары хәйран кала. Ничек түзә икән бу сызлануларга, дип уйлый алар. Язмышыңа нәрсә язылганын алдан белеп булмый – Рияз 21 яшенә кадәр сау-сәламәт егет булган. Әмма моннан ике ел элек килеп чыккан юл һәлакәте барысын да тамырдан үзгәртә.

БӘЛА АЯК АСТЫНДА

2015нче елның 25нче декабре. Узган көнне генә Казандагы «Бәхетле» кибетләренең берсеннән эштән китә егет.Үзенчә, көн саен юлда йөреп интекмим, дип уйлый. Якын ара түгел, юлда ни булмас? Тик күрәчәге шул булгач, юл һәлакәтеннән барыбер сакланып кала алмый. Дус егетләре белән, үзенең «тугызлы» машинасына утырып, Арчага барырга чыккан җиреннән борылышта автобус белән бәрелешә. Декабрь ае бит – юл бозлавык, машинасы егеткә буйсынмый. Юл читеннән төшеп китүләрен дә, автобус белән бәрелешкәннән соң, нәрсәләр булуын да төгәл хәтерләми Рияз. «Хәтерен югалткан кеше кебекмен, операциядән чыкканымны, больницада ушыма килүемне генә беләм», – ди ул.

Руль артында утырганлыктан, шактый җитди җәрәхәтләр ала егет. Иптәшләренең берсе кулын сындыра, калганнары төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала, ә Риязның бавыры өзелә, аягының берсе чәрдәкләнеп беткән була, тубык сөяге сынып, тирене ертып чыга. Егет ике тәүлек комада ята.

Ә бу вакытта аның гомере өчен көрәш бара. Табиблар кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырышалар. Аеруча Рәисә исемле шәфкать туташы борчыла. Бер күрүдән гашыйк була ул егеткә. Моңа кадәр аның мәрхәмәтле куллары аша йөзләгән авыру үткән булган югыйсә. Килгәннәр, киткәннәр, берсенең дә йөзен бу кадәр җентекләп исендә калдырмаган, берсе турында да бу чаклы озак уйланып йөргәне булмаган шәфкать туташының. Киләчәктә Риязның хатыны булачагын күңеле сиздеме икән әллә?

– Мин ул вакытта Арча больницасында шәфкать туташы булып эшли идем. Матур гына бер егетне авыр хәлдә китерделәр, шунда ук операциягә озаттык. Аның аяк сөякләрен берәмтекләп җыйган идек. Берничә көннән соң, эшемнән киттем, әмма шулай да Риязны шактый озак хәтеремдә йөрттем әле. Пермь шәһәренә барып эшкә урнаштым. Көннәрдән бер көнне Рияз интернетта миңа дусларга өстәлде. Аралашып киттек. Телефоннан сөйләшкән вакытта, әйтә бу миңа: «Мин сине алдан ук кисәтәм, һәлакәткә эләккән идем, шуннан бирле минем аягым авырта», – ди. Оялган булгандыр инде, кызлар янына барганда матур күренәсе килә бит, егет кешенең дә. «Беләм», – дидем. Аягын берәмтекләп җыйган вакытта үз күзләрем белән барысын да күреп торуымны сөйләдем. Ул да минем кем булуымны исенә төшерде, больницада яткан чагында күргәне бар иде бит. Әнә шулай аралаштык та, мин Пермьнән кабат туган ягыма кайткач, очраша башладык. Машина яллап, гел килеп йөри иде яныма. Шулай ярты еллар тирәсе очраштык та, өйләнештек. Декабрь аенда кызыбыз туарга тиеш, – ди Рәисә.

«АЯГЫН БӘЙЛӘГӘНДӘ ӨЙГӘ ҮЛЕК ИСЕ ТАРАЛА»

Һәлакәт булганнан соң Риязның аягына тимер боҗра – Илизаров аппараты кигертәләр. Өч ай шуның белән йөри әле ул. Аны салганнан соң, бар да кире үз урынына кайтыр, аягы төзәлер һәм берникадәр вакыттан соң, һәлакәткә эләгүе куркыныч төш кебек кенә истә калыр, дип өметләнә егет. Әмма өметләре акланмый. Аппаратны салдырганнан соң, аягы үлекли башлый аның. Айга бер мәртәбә аягындагы яраларын тишеп, җыелган сыекчасын агыза башлыйлар. Бер ел буе шулай дәвам итә. Шушы вакыт узып, аягындагы яралары күренми башласа да, анда үлек җыелуын дәвам иткәч, Рияз Казандагы бер шәхси клиникага мөрәҗәгать итеп, түләүле операция ясата.

– Аягының буыны черегән булуы ачыкланды. Аны кисеп атмыйча чаралары юк иде, зур куркыныч тудыра бит, шунлыктан иремнең аягы бөгелмәс булып калды. Кабат Илизаров аппараты кидерделәр, башта барысы да яхшы кебек иде, дүрт айдан соң салдыргач, аяк янә үлекли башлады. Район больницасына баргач, Казандагы Республика клиник хастаханәсенә юллама биргәннәр иде, әмма табиблар иремне караудан баш тартты. Танышларыбыз аша гына көч-хәл белән кабул ителүгә язылдык. Иремнең аякларын тишеп, үлеген агызыр җире калмаган иде инде, кызганычка, операция ясарга булдылар. Кызганычка дип әйтүем юкка түгел. Операция вакытында Риязның аягындагы нерв җепселенә тигәннәр, хәзер нәтиҗәдә иремнең табан асты кытыклауларны да, чеметүне дә сизми. Ә үлек әле дә агуын дәвам итә. Бик сызлана, утырып елаган чаклары, төне буе керфек тә какмый авыртынган вакытлары аз булмады. Тиресе чериме, сөягеме, гангренамы анда, юкмы – берни әйтә алмый табиблар. Ә үлек җыела да җыела. Әнә тагын аягының бер өлешендә тиресе кызарып чыккан, димәк, тагын үлек җыячак. Көн саен аның аягын бәйлибез, марляларны алыштырганда үлек исе тарала, без аңа ияләнгән инде, сизмибез дә кебек, әмма безгә кунакка килгәннәр искәртә: бер төрле начар ис бар, диләр. Төнлә йоклый алмаган чакларында авыртынуны баса торган дарулар кадыйбыз, шул гына коткара әлегә. Әмма аның аягын кисәрләр дип, ут йотып яшим. Яшь бит әле ул. 23 кенә аңа. Җир җимертер чакларында шулай газаплануын күрү бик авыр. Үлек тик торганнан гына акмый бит инде, димәк, нәрсәседер чери дигән сүз… – дип борчыла Рәисә Мөхәмәтҗанова.

Хәзерге вакытка Рияз Мөхәмәтҗанов җиде мәртәбә операция кичергән. Терелүгә ышанычын җуймый егет, менә ноябрь аенда Мәскәүгә Германиядән бер табиб килергә тиеш, шуның янына консультациягә барырга җыена ул. Ә алман табибы аңа дәвалану билгеләячәк, тик бу озакка сузылган терелтү чаралары Германиядә үтәргә тиеш булачак. Риязның имгәнгән аягыннан үлек килүне туктатып, алып ташланган буыны урынына протез куярга тиешләр. Ә моның өчен зур суммада акча кирәк: 1 млн 480 мең сум ул. Әле тормышларын башлап кына җибәргән яшь гаиләнең моның кадәр акчасы юк, билгеле. Җитмәсә, Рәисә үзе дә эшләми – декретта. Тиздән балалары туачак, бәби туу куанычлы вакыйга булса да, аның өчен дә зур хәзерлек һәм акчалар кирәк. Шулай булгач, Риязга мәрхәмәтле җаннарның ярдәменә өметләнәсе генә кала.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезнең мәрхәмәтлелегегез шактый күпләргә авыр хәлләрендә ярдәм итте. Сезнең булышлык белән Чүпрәледә яшәгән Раилә Сатдинова инвалид коляскасы алу хыялын тормышка ашырды, авыру балалар, дәвалану өчен, чит илләргә очарлык сумма туплады, янгында бар мөлкәте юкка чыкканнарга да ярдәм кулыгызны суздыгыз. Инде Риязга да, кулыбыздан килгәнчә булышсак иде. Безнең ил медицинасы әле дә чит илдәгеләрдән шактый калыша. Бушлай дәвалану да әкияти күренешкә әйләнеп барган чорда яшибез. Дәүләттән ярдәм көтәсе юк, үзебезгә үзебез булышсак кына. Риязга ярдәм кулын сузсак, тагын бер гаиләне бәхетле итә алыр идек.

Ярдәм кулы сузу өчен реквизитлар:

Сбербанк картасы – 5469 6200 2124 0062 ( хатыны Мөхәмәтҗанова Р.И. исемендә)

Киви кошелек 89050381133

Билайн номеры: 89050381144

Яндекс Деньги- 4100 1562 7664 398

Веб Мани-739870092676

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии