Өлкәннәргә ярдәм кирәк

Картлыкка күп кеше каршы торса да, ул барыбер дә килә. Байлыкка да, дәрәҗәгә дә карап тормый – табигать законы барыбызга да бер. Иң кыены – картлык көзе. Балаларның җылы мөнәсәбәте, шәфкате ул көзне бераз җылыта ала әле. Моның өчен без балаларга дөрес тәрбия биргән булырга тиешбез.

Картайгач, табибларның, шәфкать туташларының да кирәге бермә-бер арта. Совет власте елларында медицина картларга күбрәк игътибарлы иде шикелле. Өлкәннәргә карата хөрмәт тә күбрәк иде. Безне елга бер мәртәбә өлкәннәр көнендә генә искә алалар да, шуның белән оныталар. Хәзер игътибарның иң күбе инвалид балаларга. Сугыш чоры балалары турында да язып карадык, әмма хөкүмәт бер карар да кабул итмәде. Безне Коммунистлар партиясе җитәкчесе Зюганов кына яклап йөргән була. Бәлки, Октябрь революциясенең 100 еллыгы уңаеннан «күк капусы» ачылып куймагае.

Без, картлар, хәзер больницага ятудан да мәхрүм. Үз мисалымда сөйләп күрсәтим әле. Чирем көчәйгәч, «ашыгыч ярдәм» машинасы чакырткан идем. Килделәр, ярдәм күрсәтергә кирәкле дарулары юк. Уйладылар, уйладылар да, «кайнар укол» кадап, китеп тә бардылар. Икенче көнне хәлем тагын да авырайды. Тагын «ашыгыч ярдәм» чакыртырга туры килде. Кан басымым 200дән артты. Миңа килгән бригада татарлар булып чыкты. Аларда бик популяр булган теге «кайнар укол»ны кададылар да, минем кан басымы төшкәнне көтә башладылар. «Мине үзегез белән алып китеп, хастаханәгә салырсыз инде, – дим мин боларга. – Мин сезне өметләнеп, көтеп тордым». «Юк, хәзер андый хәл бетте, абзый. Хроник чирле өлкәннәр өйләрендә генә ятарга тиешләр. Хәзер дәүләтнең боерыгы шундый. Без инсульт яки инфаркт булган очракта гына алып китәбез», – диләр. Ачуым килде. «Рәхмәт инде депутатларыбызга, бик әйбәт карар кабул иткәннәр икән, – дим. – Кеше үлеп барганда гына алып китәсе, димәк. Хәзер, ришвәт бирмичә, хастаханәгә эләгеп булмый да икән. Медицина өлкәсендә тагын бер ришвәт «капкасы» ачканнар». Дәшмәделәр. «Сезнең участок табибы бар, шул җиткән. Һәр кеше участок табибы карамагында. Аңладыгызмы? Проблемаларыгызны аның белән хәл итегез!» – дип китеп бардылар азактан.

«Бик зур рәхмәт» инде «Бердәм Русия» партиясенә, депутатларга. Без – сугыш чоры балалары, илне төзергә бөтен гомеребезне бирдек. Сугыштан соңгы илне торгызганда безнең буынның көче бик күп керде. Без хәзер олыгайдык, үзебез дә ярдәмгә мохтаҗ булып калдык. Без – авырлыкларга күнеккән халык, әмма безгә хәзер дәүләтнең ярдәме, кайгыртуы кирәк.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ,

Казан шәһәре

Комментарии