Кайсысы аянычрак?

Кайсысы аянычрак?

Газа секторында яшәүчеләрнең утка тотылуы, кешеләрнең исән калу мөмкинлекләре булмавы, хәрабәләр астында калучыларны ялан куллар белән казып коткарырга тырышуларын күрү тетрәндерә. Ялгышмасам, Газа секторы Израильгә сугыш игълан итмәде. Моңа көче дә юк, мөмкинлеге дә юк. Хәтта эчәргә суны да Израиль теләсә бирә, теләмәсә бирми икән аларга. Армия турында, бомба яудыручы очкычлар, танклар, аларны чыгаручы заводлар турында әйтәсе дә юк.
Шунысы гаҗәпләндерә: анклав рәвешенә китерелгән, кысылган Газа секторында гарәпләрнең милли университетлары бар икән. Димәк, студентларны югары белемле мөгаллимнәр иврит телендә түгел, үз телләрендә укыталар, югары белемле итәләр. Кайсы телдә укытырга, нинди хәрефләр белән язарга, нинди әсбапларны кулланырга икәнен Израиль түрәләре түгел, гарәпләр үзләре хәл итә. Гарәп телендә рәсми рәвештә укытмауны таләп итеп, көч кулланучы Израиль хезмәткәрләре мәктәптән мәктәпкә йөрмәгәннәр. Гарәпләр уку-укыту, тәрбия өлкәсендә Израиль түрәләре тарафыннан басылмаганнар.
Әйе, гади гарәп халкының аяныч хәлен күрү дә тетрәндерә. 
Шушы ук вакытта тыныч тормышта аттай эшләүче, шушы илне саклап арысландай сугышучы халкыбызны гаепсезгә милли мәктәпләрсез калдырулары, телсез калдырырга тырышу галәмәтләренең чиксезлеге тагын да аянычрак түгелме икән?
Рәүф ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре

Комментарии