- 31.10.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №42 (25 октябрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Әнием Галиева Мәчтүрә Миндубай кызы Әлки районының Түбән Биктимер авылында 1901нче елның 12нче октябрендә туа. 1992нче елның 8нче августында мәңгелек йортына китте.
11 бала үстергән Герой ананың теләге бер иде: «Сугышлар булмасын, ачлык урап үтсен, бомбалар шартламасын...» Ә бүген шатлык югалды. Чәчәкле җирне калдырып бала-солдатлар китә, Җир-Ана әрнеп елый. Болай да ир-атлар җитми, хатын-кызлар ятим-ялгызлар.
Әниемнең гомере – ачы тормыш димломы. Әтине 1944нче елда балаларны, әби-бабайларны ачлыктан алып калганы өчен Сталин исеменнән 10 елга төрмәгә утырталар, ул заманда яхшы эшләр өчен дә утыртканнар шул. Әни 8 бала белән салкын өйдә утырып кала. Аның кичергән авырлыклары турында Җир-Ана тыңласа, өзгәләнеп елар иде. Әнием түзде, Аллаһы Тәгалә көч, ярдәм бирде. Әни көн дә эштә булды. Эш атыдай җикте аны колхоз, чәчте дә ул, урды, сөрде дә. Ачлыкны җиңгән әниләргә һәркайда һәйкәл куярга кирәк.
Бер уч арыш яки бер башак алган өчен 5 ел төрмә иде ул чакта. Әнием пешергән кычыткан һәм алабута ашы тәме әле бүген дә телемдә. Бөек Ватан сугышы еллары – безнең балалыкны югалту чоры. Безнең Герой әниләр аяксыз-кулсыз ирләрен сугыштан каршы алды, гарип дип ташламады.
Көз җиттеме, каз өмәләре башлана иде авылда. Бәрәңге алганда, өйләр юганда авылдашлар, күршеләр бер-берсенә булыша торган иделәр.
Авылда ике мәктәп бар иде: урыс һәм татар мәктәбе. Татар мәктәбендә Хаҗәр апа укытты. Ул Нәби Дәүлинең апасы иде. «Туган тел» җырын безгә ул өйрәтте.
«Ачуны кабартсаң тау була, йотсаң бал була», – дип өйрәтте безне әни. Ачу тотып яшәмәгез, диде. Ул үрнәк ана булды. Әни, син ялгызлык утында түгел, балаларыңның мәхәббәт утында яндың. Без сине яратып яшәдек, синең йөзеңә тап төшермәдек.
Әнием, иртәләрем көн дә шулай
Син өйрәткән догадан башлана.
Сакла Раббым, сакла безне,
Ярдәмеңнән ташлама.
Әнием, тыныч йокла, урының җәннәт түрендә булсын.
Корбан ГАЛИЕВ,
Түбән Кама шәһәре
Комментарии