- 23.10.2024
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2024, №10 (октябрь)
- Рубрика: Яшьләр аланы
Үзе тыйнак, үзе гади. Сәхнәдә генә түгел, телевизор экраннарыннан да күрергә була үзен. Туган авылында иҗат кичәләре оештырып, авылдашларын, райондашларын сөендерүче дә әле ул. Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артисты, Яшел Үзән районы Олы Ачасыр егете Илфат Ирек улы Гыйбадуллин турында сүзебез. Сәнгать, тормыш, дин турында үзе белән фикер алыштык.
– Быел ничәнче театр сезонын башлыйсың?
– Аллаһка тапшырып, 12нче сезонымны башлыйм.
– Легендар артистыбыз Равил абый Шәрәфиев: «Татар табигате белән артист ул», – ди. Килешәсеңме? Синең сәхнәгә менүең ничек булды?
– Равил абый Шәрәфиев – минем яраткан артистым. Кечкенәдән «Шамкай, Шәрә, Мортаза»ны карап үстем, әти-әнием кассета алып кайтып бирәләр иде. Авылда вакытым булганда, шул кассеталарны карый идем. Бәлки, сәхнәгә менүем дә шуңа бәйледер. Равил абыйның «Сөясеңме – сөймисеңме» спектаклендә уйнавы ошый, ул ничектер табигый итеп күз алдына килеп баса. Аллаһ Тәгалә тарафыннан да биреләдер мондый артист булу сәләте. Без – авыл балалары, табигать кочагында үстек. Мин кечкенәдән көтү көттем. Авылда, мәктәптә үткән мәдәни чараларда катнашып үстем. Сәхнә безнең өчен бүтән бер дөнья иде. Хыял да иде. Аллаһка шөкер, хыял тормышка ашты, Равил абыйның үзен күреп, сөенергә дә насыйп булды. Үзенә дә әйткәнем бар иде: «Сәхнәгә менүемә сез дә йогынты ясамый калмадыгыз», – дип.
– Якыннарың каршы килмәдеме?
– Юк, каршы килмәде. Төплерәк эш эзләрсең, диючеләр булмагандыр дип әйтә алмыйм, ләкин кечкенәдән сәхнәдә үскәч, җырлагач, мәзәкләр сөйләгәч, сәхнәгә менүемә тискәре фикерләр булмады. Пародия да күрсәтә идем. Күршеләр керсәме, телевизордан берәрсен күрсәмме, шуларны кабатлап, кылана идем. Якыннарым сөенеп карап утыралар иде: «Кара әле, нәкъ шуның кебек кылана бу», – дип.
– Күпме рольләр башкарса да, артист кеше тамашачы күңеленә берәр роле белән кереп кала. Син кайсы ролең белән тамашачы күңелен яуладың икән?
– Иң яраткан ролем – «Кичер мине, әнкәй» спектаклендәге Миргаян роле. Мин шәкерт вакытта чыкты ул. Минем беренче төп рольләремнең берсе дисәм дә була. Студент чак, укыйбыз гына, курыккан идек. Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте белән, башкарып чыктык. Ул спектакль белән авылыма да кайттык. Авылга кайткач, борчылган идем, кеше килерме икән, үземнең хезмәттәшләрем алдында уңайсыз хәлгә калмамынмы, дип. Аллаһка шөкер, мәдәният йортын тутырып килгәннәр иде, артта басып та тордылар әле. Зур истәлек булып калды. Ул роль миңа бик якын. Мин мәрхәмәтле, кешенең күңелендә җылылык һәм яхшылык калдыра торган рольләрне башкарырга яратам. Уңай рольләр. «Яратып туялмадым» спектаклендә Кәбиров роле. Уңай роль, гаделлек өчен көрәшүче герой. «Мәхәббәт хакына» фильмында – Кәрим роле. «Артист» спектаклендә – Сакмарский. Ул үзенең татар милләте өчен битараф булмаучы. Һәр ролебез дә тамашачы күңелендә яхшы тәэсирләр генә калдырсын иде.
– Театрдан «чыгып торып», кино сәнгате турында да сөйләшик әле. «Мәхәббәт хакына» сериалында да төштең. Син анда төп рольне башкарасың. Гомумән, кинода төшү ошадымы? Спектакльдә уйнаудан нык аерыламы?
– Кечкенәдән татар киноларын карап үстем. «Яланаяклы кыз», «Ерактагы йолдызым», «Кешечә яшик», «Уеннан уймак»... Кечерәк булганда, шулар чыккан иде экраннарга. Аларның күбесе авылда төшерелгән, менә шуңа үзебез турында кино бу дип кабул итә идем. Шуларны караганда һаман: «Мин дә кинода уйнасам, фильмда сөйгән ярыма мәхәббәт аңлатыр идем», – дип. 2019нчы елда кастинг уздырылуы турында белеп алдым. Төп рольгә кеше эзлиләр икән – чаптым шунда, 100 кеше язылган иде, парлап кертеп укытып карадылар. Икенче турга үттем. Анда үземнең кинода төшәчәк парыма үзем язган дүртьюллык шигырьдән мәхәббәт турында сүзләрне сөйләдем. Камерага төшереп карадылар. Мине кинога алдылар. Театрда эшемне тәмамлагач, кинода төшәргә йөгерә идем. Шулай аралаштырып йөрдем. Ике айга якын төшердек. Шул «Мәхәббәт хакына» дип исемләнгән фильмда Кәрим дигән егетне уйнарга насыйп булды. Миңа туры килә торган роль бу. Тамашачы җылы кабул итте. Әле дә телевизордан шул сериалны кабатлыйлар. Күпме күрсәтсәләр дә карыйм. Татар фильмнары чыгып торсын, аларда төшәргә насыйп булсын.
– Театрдан кино сәнгатенә китә алыр идеңме?
– Кино аерыла. Театрда нидер күпертеп күрсәтелергә мөмкин, кинода чынбарлык булырга тиеш. Тормыштагы кебек, алдап булмый анда. Кинога төшергәндә, үзегез булыгыз, уйнамагыз, дия торганнар иде. Сүзләрен төнлә укып, өйрәнеп, уйнамаска тырышып, ихлас булырга, табигый булырга тырыштык. Яратып уйнадым. Туңган вакытлар да булды, чөнки кышкы күренешләр төшерелде. Булмаган карны да көрәргә туры килде. Ышандырырга тырыштык. Хәзер менә шулай җылы итеп искә алам ул вакытларны. Татар кинолары чыгып торсын.
Без театр өчен укыган, шунда эшли башлаган. Театрдан китәм, дип әйтмәс идем, шунда эшләргә насыйп булсын. Анда эшләп тә, кино төшерергә мөмкин, Аллаһка шөкер. Төп эшем – театр. Шулай аралаштырып, иҗади чакыруларда төшәр идем, алар бер-берсенә комачауламый, һәркайсына вакыт табарга мөмкин.
– Театр – синең өчен нәрсә ул?
– Театр яктылыкка, нурга илтә. Тамашачы матурлык, җылылык табарга килә икән, комедияме ул, драмамы, театр кеше күңелендә яхшы тәэсирләр калдырырга, гаделлеккә өйрәтергә, яхшы гамәлләрне үрнәк итеп күрсәтергә тиеш. Театрның тәрбияви максаты бар, яхшыга гына өйрәтсен иде.
– Мәдәният министры итеп куйсалар, иң беренче нәрсәне үзгәртер идең?
– Авыр сорау, әлбәттә. Татар юнәлешенә игътибар бирергә кирәктер, бәлки. Гореф-гадәтләренә, миллилегенә күбрәк игътибар бирер идем. Җитәкче бит әле ул бөтенләй бүтән нәрсә, җаваплылык та. Татар телен саклап калыр өчен нәрсә эшләргә кирәк, дип сораганнар берәүдән. Ул болай дигән: «Сөйләшергә кирәк». Менә яңалык кертмичә, татарлыкны саклап калу турында уйлар идем.
– Рольләрдән баш тартканың булдымы?
– Без авыл баласы буларак, татар әсәрләрен укып үскән буын, шуңа күрә үзебезнең халык әсәрләрендә уйнарга рәхәт. Ниндидер безгә хас булмаган юнәлешне уйнау кыенрак. Чит әсәрләр, безнең миллилеккә хас булмаган рольләрне башкару бүтәнчә. Гомумән, яхшы тәэсир калдыра торган рольләрне уйнау насыйп булсын.
– Син авыл егете. Авылны калага алыштыра аласыңмы?
– Авыл егете буларак, авыл якынрак. Төп нигез буш калса да, авылга тартылам, аны буш итәсе килми. Шәхсән үземнең төп нигезне саклыйсы килә. Кеше торамы анда, юкмы – тирә-юнен карап торам. Җай чыккан саен авылга кайтам, әни янына, әти янына. Әнием урам аша гына яши – тормышта. Аның ире дә безне чит күрми, Аллаһка шөкер. Ерак әбигә барып йөрим. Мин әби-бабай, әти-әни белән үстем, яхшы тәрбия алдым дип уйлыйм. Аллаһка шөкер, әйбернең кадерен белергә өйрәттеләр, әти-әни кешелеклелек сыйфаты тәрбияләде. Мәктәптә дә яхшы укытучылар укытты. Әйберне исраф итмәскә, ризыкның кадерен белергә, олыларны хөрмәт итәргә өйрәттеләр. Өлкәннәргә булышып печән чабып, көтү көтеп, эшләп үстек. Авыл белән кала шуның белән аерыла: хәзерге яшьләрне аңлап бетермим дә кайчак. Безнең өчен ярамаган әйберләр, каладагылар өчен гадәти әйбер, алар аңа әһәмият бирмәскә мөмкин. Кешелеклелек сыйфаты булырга тиеш һәркемдә дә. Авылны шәһәргә тулысынча алыштыра алмас идем.
– Эштән тыш, тагын нинди шөгыльләрең бар?
– Хәләл мәҗлесләр, алкогольсез чаралар алып барам. Укуны да ташламаска тырышам. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыйм. Шигырьләр дә язам, волейбол яратам. Тиктормас кешеләр була бит – мин менә шундыйлардан. Буш вакытны юкка сарыф итәсе килми иде инде. Шөгыльләребез үзебезгә, кешегә файда китерсен. Җәй айларында туган ягымда иҗат кичәләремне уздырырга тырышам.
– Бер тамада: «Аек бәйрәмнең нуры юк», – дигән иде миңа, син моңа ни диярсең?
– Хәләл мәҗлесләр күңелгә якын, мохит тә бүтән төрле. Юбилеймы, концертмы, ачык һавадагы алкогольсез чарамы – ул ямьле һәм анда катнашуы рәхәт.
– Ялгышмасам, «Татар азаны» конкурсында катнашып, призлы урыннар да алучы әле син. Азанны һәркем әйтә алмый... Син ничек өйрәндең?
– Азан күңелдә дә булырга тиештер, бәлки. Мәчетләргә йөреп, өйрәндем. Шәкерт вакытларымда тәравих намазларына йөреп, ураза тота башладым. Кечкенә чакта ук әби-бабам намаз укыйлар иде, ураза тоталар иде. Шуларны, ифтар мәҗлесләрен күреп үскән балалар без. Азан тавышын да ишетеп үскән. Күңелдә калган ул. Радиодан да тыңлый идек, татар мәкаме белән азан әйтү кызыклы булды. Азанны дөресләп әйттерделәр, өйрәткән, төзәткән моментлар да булды. Аның үз кагыйдәләре дә бар икән. Уйлап карасаң, бик нечкә әйбер ул азан әйтү. Кырыйдан гына җиңел кебек. Җиренә җиткереп башкару зур тәҗрибә таләп итә. Без әле аны аңлап та бетермибездер. Әмма дөрес итеп әйтергә тырыштык, 2нче урын алырга насыйп булды. Азан әйтеп, кешене туры юлга, намазга чакыра алабыз икән, аның күңелендә яхшыга омтылыш калдырабыз икән, бу бик әйбәт, минемчә.
– Дин синең өчен мөһим урындамы?
– Дин мөһим урында булырга тиештер дә инде. Без, Аллаһка шөкер, мөселман булгач, туры юлдан барырга иде. Бу мактану түгел, татарларга хас сыйфат. Диннең тиешле гамәлләрен башкарып, туры юлдан тайпылмыйча яшисе иде. Әлбәттә, намаз укырга миңа иртәрәк дип әйтү, мәчеткә картайгач барырмын, дию дөрес фикер түгел, минемчә. Ял көннәрендә мәдрәсәгә дәресләргә йөрергә тырышасы иде. Кеше яхшылыкка омтылырга тиеш. Начардан сакланып яшәргә тиеш. Дин тормыштагы мәнфәгатьләрне кайгырту, мал туплар өчен булырга тиеш түгел, дип уйлыйм. Без туры юлдан тайпылмаска, яхшылыкка тартылырга, омтылырга тиеш.
Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии